Хезмәт хаклары буенча бурыч булганчы, банкротлыкка чыгу яхшырак - Илдар Халиков

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Узган ел хезмәт хакларын түләү буенча бурычлары булган 77 оешманың 17 се буенча прокуратурага һәм дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать иткәннәр. Иң күп бурыч җыйган оешмалар исемлегендә авиатранспорт предприятиеләре - беренче. Мисалга, хезмәт өчен түләнергә тиеш булган акчалар буенча «Ак Барс Аэро» ААҖнең 35,3 млн. сум, «Татарстан авиакомпаниясе» ААҗнең 30,5 млн сум бурычы бар. Бу хакта бүген Россия федераль монополиягә каршы хезмәтнең уку-методик үзәгендә үткән ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышында министр Айрат Шәфигуллин белдерде.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков та мәсьәләнең шактый җитди булуын ассызыклады. «Икътисад өлкәсендәге авыр хәлләр белән бәйле рәвештә, хезмәт хаклары буенча бурычлар арту күзәтелә. Проблемага игътибар итәргә һәм аларның күләме үсүгә юл куймаска», - дип кистереп әйтте ул.

И. Халиков республикада хезмәт хаклары буенча бурыч 119 млн. сум җыелуны статистика итеп кенә карарга кирәкми дип саный. «Бу саннар артында конкрет кешеләр һәм гаиләләр тора. Кешеләрнең озак вакытлар буе хезмәт хакы алмаулары нәрсәгә китерәчәге һәркемгә билгеле. Тармак министрлыкларын һәм ведомстволарын әлеге мәсьәләне һәл итү өстендә эшләргә чакырам. Хезмәт хаклары буенча бурычлар булганчы, банкротлыкка чыгуын яхшарак»,- диде Хөкүмәт җитәкчесе.

Былтыр мәшгульлек үзәкләренә ирегеннән мәхрүм ителеп җәза срогын үтәп бетергән 765 кеше мөрәҗәгать иткән булган. Аларның 214е генә (28 проценты) эшкә урнаша алган. Бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышы барышында министр Айрат Шәфигуллин әнә шулай дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, эш тәкъдим итүчеләр бу категориягә караганнарны эшкә алырга ашыкмый.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков бу өлкәдә тиешенчә эш алып барылмавын ассызыклады. Проблеманы хәл итүгә муниципаль берәмлек һәм башкарма комитет җитәкчеләреннән ярдәм күрсәтүләрен сорады.
«Әгәр бу кешеләрне эшкә урнаштырсак, аларның ничәсе эшкә урнашса, - республикада шуның кадәр урлашу, үтерү һәм башка төрле җинаятьләр саны да кимрәк булачак», - дип ассызыклады Пемьер-министр.
Илдар Халиков мигрантлар мәcьәләсенә дә игътибар юнәлтте. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта көненө 100ләп мигрант патент алу буенча мөрәҗәгать итә.

“Татарстан мигрантларны җәлеп итү буенча югары күрсәткечләргә ия. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта мигрантларга карата нинди дә булса җитди чикләүләр юк. Әмма бу мәсьәләне күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Аларны милли мәдәният һәм традицияләргә адаптацияләргә кирәк”,- диде министр.

Коллегия тәмамланганда тармак белгечләрен бүләкләү тантанасы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International