Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков: Мәгариф ул - рухи-әхлакый кыйммәтләр булдыру системасы

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга максат-бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында чыгыш ясады.

Премьер-министр, 2013 елга нәтиҗә ясап, педагогларның Арчада узган традицион август киңәшмәсеннән уңай тәэсирләр алуын, аның стратегик яктан шактый саллы булуын билгеләп үтте. Илдар Халиков, шулай да, бүген бераз гына кәефе төшүен дә яшермәде. Коллегия утырышы алдыннан танышып чыккан стендларда ул мәктәпләрнең рейтингы Бердәм дәүләт имтиханы һәм Олимпиадалар күрсәткечләре нигезендә төзелүенә игътибар иткән. “Болар белем бирү учреждениеләре, иң беренче чиратта, мәктәпләр эшчәнлеген бәяләү өчен булган бердәнбер критерий дип уйламыйм. Август конференциясе вакытында Энгель Нәвәп улы чыгышында да, Рөстәм Нургали улы чыгышында да бу хакта бик күп сөйләнде. Мин ул чакта ясалган белдерүләр, чыгышлар, Президентның йөкләмәләре педагоглар һәм уку йортлары белән бәйле рейтингларга да, бәяләүләргә дә, кызыксындыру системаларына да керсен иде дигән теләктә калам”, - диде И.Халиков.

Аның сүзләренчә, мәгариф тармагы, элеккеге кебек үк, финанслау буенча да, соңгы елларда кертелгән яңалыклар буенча да абсолют лидер булып тора. “Рөстәм Нургали улы Миңнехановның мондый мөнәсәбәте бер дә очраклы хәл түгел. Бу финанслау ягына гына түгел, Татарстан үсешенең иң өметле юлларын эзләүгә дә игътибар бирү дигән сүз. Шуны ассызыклап китәсем килә: үсеш нәтиҗәле эшләүче белем бирү системасыннан башка була алмый. Август киңәшмәсе вакытында ишеткән “илләр бер-берсен узышып коралланудан белем бирү өлкәсендә узышуга күчә” дигән сүз бу вакыт эчендә ныгыды гына. Сез бүген күреп торасыз: икътисад та, сәясәт тә, предприятиеләрнең, субъектларның, дәүләтләрнең конкурентлыкка сәләтлелеге дә мәгарифкә йөз тота. Шуңа күрә, без сездән бүгенгегә караганда күбрәк нәрсә көтәбез. Бик күп нәрсә эшләнә һәм нәтиҗәләр үзләре турында үзләре сөйли”, - диде И.Халиков, ирешелгәннәрдә туктап калмаска чакырып.

2013 елның мәктәпкәчә белем бирү системасы өчен дә үзенчәлекле булуын, ул балалар бакчалары өчен яңа федераль стандарт кабул ителүен, федераль законда аларга яңа статус бирелүен, республикада күп санда балалар бакчалары төзелүен, бу программаның дәвам итәчәген билгеләп үтте. Премьер-министр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә сәламәт, акыллы, талантлы, лидер булырга омтылган яшь татарстанлыларны тәрбияләү бурычы куелганлыгын белдерде. Нигезнең нәкъ менә балалар бакчасында салынуын искәртеп, ул хәзерге вакытта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителеп, республика министрлыгында эшләнә торган алымнарның төптән уйланган, тормышчан, кайсыдыр илдә инде сынап каралган булырга тиешлеген әйтте. “Бу еллар бик күп нәрсә бирә. Шуңа күрә дә мәктәпкәчә белем бирү әһәмиятле санала”, - диде И.Халиков.

Премьер-министр телләр өйрәнү мәсьәләсенә тукталып, үзенең яңа уку елының беренче яртыеллыгында бер генә ата-ананың да “татар теленә сәгатьләрне артык бирәләр”, дәреслекләрнең бик катлаулы дигән зарын ишетергә туры килмәвен билгеләп үтте. Яңа методикага нигезләнгән дәреслекләр әзерләнеп, 1 сентябрьдән мәктәпләргә җибәрелүен һәм аларга карата дәгъвалар ишетелмәвен әйтеп, ул әлеге дәреслекләрне төзүчеләргә рәхмәт белдерде. Бу эшне дәвам итү зарурлыгын билгеләп үтеп, И.Халиков хезмәтләрнең балалар гына түгел, ата-аналар тарафыннан да кабул ителергә тиешлеген искәртте.

Ул, һөнәри белем бирү системасы мәсьәләләренә тукталып, “әйе, без беренче тапкыр һөнәри белем бирү моделен беләбез дип әйтә алабыз”, диде. “Татнефть”тә, Казан вертолет заводында, Горький исемендәге заводта, башка предприятиеләрдә булган тәҗрибә бу мәсьәләнең хәл ителеп булганлыгын күрсәтә”, - дип, ул оешма җитәкчеләренең кадрларны мәктәптән үк әзерли башларга кирәклеген аңларга тиешлеген билгеләп үтте. Шул очракта гына проблема хәл ителә һәм алдагы күп елларга мая туплап куела, дип саный Хөкүмәт башлыгы.

Илдар Халиков, министрлык алдына бурычлар куеп, бүгенге көндә вузлар, башлангыч һөнәри белем бирүче уку йортлары рейтингы белән канәгать булмавын да белдерде. КФУның дөньякүләм университетлар рейтингына керүенең дә, инженеринг үзәкләре төзелүнең, йөз миллиардлаган сум акчаларның бик яхшы булуын, шул ук вакытта аларның сыйфат мәсьәләсенә чыгарга тиешлеген ассызыклап үтте.

“Татарстан – Россиядә мәгълүмати технологияләрне куллану буенча танылган лидер”, - дип, ул IT-чемпион, СОЛО кебек бәйгеләрнең авыл балаларына зур мөмкинлекләр тудыруын, моның аларга шәһәрдәге яшьтәшләре кебек үк көндәшлеккә сәләтле булырга юл ачуын белдерде, укучылар белән шөгыльләнүчеләргә рәхмәтен әйтте. Мондый проектларга алга таба да игътибарлы булырга чакырды. Шул ук вакытта Илдар Халиков эшләнеп бетмәгән якларның барлыгын да билгеләп үтте. Ул да булса – укытучыларның мәгълүмати технологияләрне куллану белән бәйле вәзгыять. Ни өчен бер районда заманча технологияләрне якын күрәләр дә, икенчесендә бурычларны башкарып чыга алмыйлар – бүгенге коллегиядә Хөкүмәт башлыгы сәбәпләрен анык кына әйтмәде. “Бу – Россия кысаларындагы үзенчәлекле проект, үзенчәлекле механизм. Бик күп илләр моңа көнләшеп карар иде. Мин бөтен укытучыларда да ноутбук булган бер генә илне дә белмим. Без моны тулы көченә файдаланырга, мөмкин кадәр зуррак нәтиҗәләргә ирешергә тиеш. Укытучыларның ничек эшли алуын бер-беренә күрсәтүе зарур. Без моның нәтиҗәле һәм файдалы икәнлеген аңлыйбыз”, - диде И.Халиков.

“Бездә нинди генә үзгәрешләр бармасын, мин иң беренче урында балаларда һәм яшьләрдә рухи-әхлакый кыйммәтләр, ватанпәрвәрлек, республика һәм илебез тарихына һәм мәдәниятенә сакчыл мөнәсәбәт булдыру системасы торырга тиеш дип саныйм”, - дип чыгышын тәмамлады Татарстан Хөкүмәте башлыгы һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International