Илдар Халиков “Мөслим районында талантлы кешеләр күп”

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Мөслим районында талантлы һәм булдыклы кешеләрнең күп булуы территориянең уңышлы үсешенә ышанырга мөмкинлек бирә. Мондый фикерне бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бу районда булган эшлекле очрашу барышында белдерде.
Илдар Халиков Мөслим белән танышуны Туйгелде авыл җирлегендә урнашкан “Фирман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән башлады. 2013 елдан биредә пластик тәрәзәләр, профнастил да җитештерелә башлады. Шунда ук гипс штукатурка, плитка җилеме дә ясала. Фирдәвес Маннанов төзегән предприятиедә бүген 20ләп кеше эшли.
Кошчылыкка зур игътибар бирелә. Ришат Сәйфуллин белән Разыйф Кәрамов Игенче авылында, Лениза Ситдыйкова Туйгелдедә иске ферма торакларына ремонт ясап, анда чеби үстерәләр. Чебиләрне республика районнарыннан гына түгел, Башкортстаннан, Чувашиядән дә килеп алалар.

Халыктан сөт җыю белән шөгыльләнүче Фаит Шәймурзинның сөт суыту цехы да Туйгелде авылында урнашкан.Фаит күрше районнардагы авыллардан да сөт җыеп, аны суытып, Бөгелмәгә озата. Киләчәктә сөт эшкәртү цехы төзүне планлаштыра ул. Производствоны киңәйтү тагын берничә кешене эш белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк.
Премьер-министр элек зур предприятиеләр генә башкара алган хезмәтне, кече эшмәкәрләр башкарырга сәләтле икәнен канәгатьләнү белән билгеләп үтте.

Район кунаклары “Агромастер” компаниясендә җитештерелә торган техника белән таныштылар. “Мегадиск-18000” киң алымлы диск агрегаты, төгәллеге белән аерылып торган запас частьләр әзерләүче ЧПУ станоклары, лазер җайланмалары, цехта җыела торган светодиодлы лампалар башкала кунакларында зур кызыксыну уятты.

Район үзәгендә Премьер-министр ремонт ясалган урта мәктәптә булды. Авария хәлендәге Мөслим урта мәктәбенең бер корпусы яңадан төзелде. Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы, мәктәпнең стенасын күтәреп, аның түбәсен япты. Калган суммага спорт залны да ремонтлау планлаштырыла.

Илдар Халиков мәктәптән тыш эшләр үзәгендәге түгәрәкләрдә һәм сәләтле балалар өчен оештырылган үзәккә йөрүчеләрнең эшләре белән танышты. Ул Мөслимдә балалар сәләтен үстерүгә индивидуаль якын килүне югары бәяләде.

Капиталь ремонттан соң ачылган, Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеген яктырткан күргәзмә дә кунакларда кызыксыну уятты. “Күрәм: амбицияле, булдыклы егетләрегез күп. Эшләү өчен шартлар бар. Димәк, районның үсешенә өмет бар”, диде Илдар Халиков.

Аннан соң, Татарстан Премьер-министры, икенче чакырылыш Мөслим муниципаль район советы сессиясендә катнашты.

Йомгаклап чыгыш ясаганда Премьер-министр Илдар Халиков демографик хәлне һәм электрон хезмәтләр күрсәтүне уңай бәяләде һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International