Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халыкның 1,65 процентын тәшкил итә

2009 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Гыйнварның 20 көне эчендә Татарстан Республикасында эшсезлек 19 % ка үскән. Бу турыда бүген яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.
Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды. Чараны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия рәисе Равил Моратов үткәрде.
Клара Таҗетдинова Татарстанда, соңгы мәгълүматларга караганда, 31,5 мең эшсез кеше теркәлүен (ел башында эшсезләр саны 25,5 мең була) хәбәр итте. Гомумән алганда, эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халыкның 1,65 процентын тәшкил итә.
Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары сүзләренә караганда, хезмәт базарындагы буш урыннарның республика эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән саны 10 меңгә җитә.
Аннары Клара Таҗетдинова дөньякүләм икътисади кризис шартларында хезмәт базарындагы киеренкелекне бетерү максатыннан Татарстанда күрелә торган чаралар турында тулырак мәгълүмат бирде.
Мәсәлән, бу максатларны тормышка ашыру өчен, Татарстанга федераль бюджеттан 1,6 млрд. сум бүлеп бирелгән, Татарстан бюджетыннан 52 млн. сум кертелгән.
Эшсезлек белән көрәшү һәм гражданнарны эш белән тәэмин итү өчен, иҗтимагый эшләрдә - якынча 25 мең эш урыны (50 мең кешене эш белән тәэмин итү), үзмәшгульлек (үз эшеңне ачу) өчен – 4,5 мең урын, гражданнарны укыту һәм яңадан укыту өчен 6,5 мең урын булдыру күздә тотыла.
Иҗтимагый эшләрдәге 25 мең эш урыны түбәндәге эшчәнлек төрләре буенча бүленәчәк: 15 мең урын – сәнәгатьтә (30 мең кешене эш белән тәэмин итү), 5 мең урын – авыл хуҗалыгында (10 мең кешене эш белән тәэмин итү), 2 мең урын – төзелеш өлкәсендә (4 мең кешене эш белән тәэмин итү), 500 урын – транспорт өлкәсендә (1 мең кешене эш белән тәэмин итү) һәм 2,5 мең урын – бюджет өлкәсендә (5 мең кешене эш белән тәэмин итү).
Клара Таҗетдинова сүзләренә караганда, иҗтимагый эшләрдә “КАМАЗ” ААҖ, “Татнефть” ААҖ, Серго исемендәге завод, Бөгелмә насос заводы һ.б. ларның хезмәткәрләренә эш урыны биреләчәк.
Бүгенге көндә республикада иҗтимагый эшләргә 1180 кеше җибәрелгән, шул исәптән 298 кешегә – авыл хуҗалыгында, 297 кешегә – төзелеш өлкәсендә, 75 кешегә сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эш урыны бирелгән.
Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары әлегә иҗтимагый эшләрне оештыруга киткән чыгымнарны предприятиеләргә кире кайтару тәртибе кабул ителмәвен әйтте.
Комиссиядә Балтач, Әлки муниципаль районнарының администрация вәкилләре доклад белән чыгыш ясады. Мәсәлән, 20 нче гыйнварга алынган мәгълүматларга караганда, Балтач муниципаль районында 334 эшсез калган кеше (ел башында эшсезләр саны 250 була) теркәлгән. Иҗтимагый эшләргә 162 кеше җибәрелгән.
Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Равил Моратов видеоконференцэлемтә режимында Норлат районы, Чистай, Әгерҗе, Алексеевск муниципаль районнары вәкилләре белән аралашты.
Равил Моратов гыйнвардагы нәтиҗәләр буенча республикада сәнәгый җитештерү индексы 25 % ка төшүен хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, республикада хезмәт хакын түләү буенча бурычларның артуы күзәтелә башлаган. Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры муниципаль хакимият вәкилләрен эшсезлек белән бәйле ситуацияне контрольдә тотарга һәм дөньякүләм кризисның хезмәт базарына тәэсирен йомшарту өчен, барлык чараларны күрергә чакырды.
Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы бер атнадан соң үткәреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International