Казан табигатьне саклау районара прокуратурасы башлыгы Олег Дәминов: “Сыйфатсыз мотор ягулыгын һәм майларын куллану атмосферага зарарлы матдәләр чыгарылуга бәйле хәлне катлауландыра”

2009 елның 3 феврале, сишәмбе
Сыйфатсыз мотор ягулыгын һәм майларын куллану атмосферага зарарлы матдәләр чыгарылуга бәйле хәлне катлауландыра.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Казан табигатьне саклау районара прокуратурасы башлыгы Олег Дәминов әйтте.
Брифинг Татарстан Республикасында сатыла торган нефть продуктларының сыйфатына багышланган иде.
Әйтик, Олег Дәминов сүзләренә караганда, 2008 елда атмосферага автомобиль транспорты чыгарган зарарлы матдәләр генә дә 330 мең тоннадан артып киткән, ягъни республикадагы зарарлы матдәләр чыгарылу күләменең 54,9 % ын тәшкил иткән.
Шул ук вакытта республикада автомобильләр саны ел саен арта бара. 2007 елда физик затларда гына да автомобильләр саны 78,5 меңгә арткан. Узган ел нәтиҗәләре буенча шундый ук тенденция күзәтелгән.
“Республикадагы автотранспорт чараларының яртысын гына газга күчерү дә атмосферага зарарлы матдәләр чыгарылуны 14 мең тоннага киметәчәк”, - диде Олег Дәминов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International