Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 34 мең 967 эшсез кеше теркәлгән

2009 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
Соңгы атнада Татарстан Республикасында эшсезләр саны якынча 4 меңгә арткан. Бүген яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында шундый мәгълүматлар китерелде. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – комиссия рәисе Равил Моратов үткәрде.
Эшсезләрнең һәр дүртенчесе Яр Чаллыда теркәлгән.
Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада 34 мең 967 эшсез кеше теркәлгән. Чагыштыру өчен: бер атна элек республикада 31,5 мең эшсез теркәлгән иде.
Бүгенге көндә эшсезлек күрсәткече икътисади актив халыкның гомуми саныннан 1,81 % тәшкил итә (чагыштыру өчен: 29 нчы гыйнварга эшсезлек күрсәткече икътисади актив халыкның 1,64 % ын тәшкил иткән иде).
Республиканың өч районында эшсезлек күрсәткече 3 % тан артып киткән. Моңа Баулы (3,49%), Яңа Чишмә (3,3%) муниципаль районнары да керә.
Ел башыннан Татарстанда җәмәгать эшләренә 3,3 мең кеше, шул исәптән тулы булмаган эш көнен генә эшләүче 2,2 мең кеше җибәрелгән.
Әлки, Яр Чаллы, Норлат, Яшел Үзән районнарында җәмәгать эшләренә тартылган гражданнар саны аеруча күп. Татарстанның Актаныш, Югары Ослан, Саба, Тәтеш районнарында бер генә кеше дә җәмәгать эшләренә җибәрелмәгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International