Татарстан Президенты Барселонага эш визиты белән килде

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Барселонага эш визиты башлана. Сәфәрнең төп максаты - Европаның иң матур шәһәрләренең берсе Барселонаның шәһр хуҗалыгын алып бару һәм архитектурасын камилләштерү тәҗрибәсе белән танышу.  Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР вице-премьеры – ТР мәгълхматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов бар.

Татарстан Президенты Барселонаның баш архитекторы Висенте Гуаларт Фурио белән очрашачак, ул Рөстәм Миңнехановка Барселонаның шәһәр мохитен трансформацияләү өлкәсендәге Барселона тәҗрибәсе турындагы презентациясен күрсәтәчәк.  Республика Президенты каты көнкүреш калдыклары үзәгендә булачак, шәһәрнең инфокоммуникация өлкәсендәге алымнар белән танышачак.

Шулай ук Рөстәм Миңнханов шәһәр буйлап җәяүле һәм автобуста экскурсиядә булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International