Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков 22160 проектының баш патруль корабленә нигез салу тантанасында катнашты
2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында (предприятие “Ак Барс” холдинг компаниясе”ААҖ компанияләре төркеменә керә) 22160 проектының баш патруль корабленә нигез салу тантанасы узды.
Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россиянең Хәрби-диңгез флоты баш командующие Виктор Чирков, РФ Оборона министрлыгы, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары, Яшел Үзән муниципаль районы хакимияте һәм “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ вәкилләре катнашты.
Заманча патруль корабле территориаль сулыкларны саклау, ачык һәм ябык диңгезләрдә икътисади зоналарда патрульлек итү, пират һәм контрабанда эшчәнлеген ачыклау һәм диңгез һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне эзләү һәм ярдәм итү өчен, әйләнә-тирә мохитнең экологик мониторингын ясау, болардан тыш, корабльләрне, шулай ук хәрби-диңгез базаларын саклау өчен билгеләнгән.
Суднода 80 кешедән торган экипаж уңайлы шартларда урнаша ала. Корабльгә 12 тонналы эзләү-коткару вертолеты да сыя. Корабльнең сугышчан җиһазларына артиллерия, зенит-ракета һәм диверсиягә каршы кораллар керә. Моннан тыш корабль радиотехник һәм гидроакустик кораллар, шулай ук радиоэлектрон каршы тору чаралары белән җиһазланган.
Илдар Халиков завод эшчеләренә- хезмәтләре өчен, ә Хәрби-диңгез флоты җитәкчеләренә- заводка һәм аның продукциясенә игътибар өчен рәхмәт белдерде. Оборона министрлыгы һәм Россиянең Хәрби-диңгез флоты заказлары нәтиҗәсендә заводның эше һәм киләчәге бар, диде ул.
Виктор Чирков шулай ук, дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында заводның дәүләт заказы бар, программаның күләме зур, сезгә эш җитәрлек, дип белдерде.
Тантана барышында завод алдынгылары “ТРның атказанган машина төзүчесе” дигән мактаулы исем, ТР Премьер-министрының Рәхмәт хаты, шулай ук Россия Хәрби-диңгез флоты башкомандующие грамоталары белән бүләкләнде.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз