Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Мәскәүдә Татарстан Республикасының инвестицион проектларын финанслауда катнашу мәсьәләләре турында фикер алыштылар
2009 елның 14 феврале, шимбә
2009 елның 12 нче февралендә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов предприятие җитәкчеләре белән Татарстан Республикасының инвестицион проектларын һәм программаларын финанслауда катнашу мәсьәләләре буенча берничә очрашу үткәрде.
“Инновацион технологияләр” корпорациясенең генераль директоры Борис Чирков һәм фәнни җитәкчесе Александр Лесуновский белән очрашуда наноиндустрия өлкәсендә һәм файдалы казылмалар эзләү максатыннан космик дистанцион тикшеренүләр үткәрүдә хезмәттәшлек итү; ягулык яну процессын оптимальләштерү өчен, автоном җайланмаларның сәнәгый производствосын булдыру; икенче тапкыр куллану максатыннан мазутларны һәм нефть шламнарын суландыру; юллар төзү; сәнәгый техник җиһазлау мәсьәләләре каралды.
Очрашу тәмамлангач, килешүне тормышка ашыру максатыннан, вакытлы хезмәт коллективы төзү турындагы беркетмәгә кул куелды. Анда корпорация хезмәткәрләре һәм “Федераль максатчан һәм региональ программалар дирекциясе” учреждениесенең икътисад тармакларындагы проектларны үткәрү өчен билгеләнгән вәкилләре керәчәк.
“Мәскәү автомат линияләр һәм махсус станоклар заводы” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Владимир Овецкий һәм коммерция директоры Александр Помырляну белән очрашу барышында илдәге иң зур күп профильле станоклар ясау предприятиесен “Алабуга” махсус икътисади зонасында урнаштыру мәсьәләсе каралды. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә, бизнес-план әзерләп, аны Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә кертү турында килештеләр.
Мәскәүнең завод урнашкан районын төзекләндерүгә бәйле рәвештә, аны икенче сәнәгый мәйданчыкка, мәсәлән, “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясенә күчерү мәсьәләсе килеп чыга.
Юл хуҗалыгында эш бирүчеләрнең “АСПОР” Гомумроссия тармак берләшмәсе президенты Александр Малов һәм вице-президент Сергей Веревкин белән очрашуның сәбәбе – бизнес вәкилләренең Татарстан территориясендә төзелеш алып бару өлкәсендә Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә теләк белдерүе. Татарстан Республикасының проект һәм программаларын финанслау ихтыяҗларыннан чыгып, законнар чыгару өлкәсендә үзара ярдәм итешү турында килештеләр. Шулай ук Александр Малов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә юл төзелешен финанслауның ышанычлы чыганагы булган территориаль юл фондларын торгызу өчен көрәштә ярдәм күрсәтүен сорап мөрәҗәгать итте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз