Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Борис Павлов: “БДБ нең инновацион мәйданын үстерү буенча Халыкара форумны үткәрү Татарстанның абруен арттырачак”

2009 елның 17 феврале, сишәмбе
Кичә, 2009 елның 16 нчы февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “БДБ нең инновацион мәйданын үстерү. Бердәмлек илләре сәүдә-сәнәгый палаталарының роле һәм урыны” Халыкара форумын оештыру һәм үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Форум 2009 елның 16 нчы апреленнән 17 нче апреленә кадәр Казанда узачак.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының министрлык, ведомство, предприятие һәм оешмаларының җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Борис Павлов шуны билгеләп үтте: Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгый палатасының Казан шәһәрендә мондый Халыкара форумны оештыру һәм үткәрү инициативасы Татарстанның инновацион инфраструктура оештырылган аеруча актив төбәкләрнең берсе булуына бәйле. Татарстан Республикасында алдынгы фәнни һәм белем бирү үзәкләре, инновацион икътисадка нәтиҗәле дәүләти ярдәм күрсәтү һәм законнар чыгаруда ярдәм итү системасы, республика дәрәҗәсендәге финанс үсеш институтлары, төзелгән технопарклар челтәре булу Татарстан предприятиеләрендә нанотехнологияләрне сәнәгый куллану мөмкинлеге бирә.
Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры түбәндәгеләрне билгеләп үтте: Бердәмлек илләре сәүдә-сәнәгый палаталарының ролен исәпкә алсак, мондый чараны үткәрү, һичшиксез, БДБ илләренең фәнни-техник өлкәдәге хезмәттәшлегенә этәргеч бирәчәк, Татарстан Республикасының инновацион икътисадны үстерү төбәге буларак абруен арттырачак, шулай ук халыкара дәрәҗәдә республиканың имиджын үстерә торган проект һәм программаларны алга чыгаруга ярдәм итәчәк.
Форум эшендә дәүләти һәм башкарма хакимият органнары, БДБ илләренең сәүдә-сәнәгый палаталары, халыкара оешмалар, эшмәкәрләр берләшмәсе җитәкчеләре һәм вәкилләре; кече, урта һәм эре бизнес вәкилләре; Россия һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, шул исәптән Россия Федерациясе Региональ үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Федерациясе Чит ил эшләре министрлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы, “Роснанотех” дәүләт корпорациясе, “Ростехнологии” дәүләт корпорациясе, “Россия тимер юллары” ААҖ, “Внешэкономбанк” дәүләт корпорациясе, Европа үсеш банкы, ВТБ вәкилләре, БДБ илләреннән килгән кунаклар катнашыр дип көтелә.
Киңәшмә ахырында Борис Павлов Россия Федерациясе Куркынычсызлык советы һәм Россия Федерациясе Дәүләт Советының 2008 елның 25 нче декабрендә үткәрелгән уртак утырышында Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев әйткән сүзләрне искә төшерде: “БДБ илләре белән хезмәттәшлек итү Россия өчен искиткеч зур әһәмияткә ия. Кайчан да булса кризис барыбер бетәчәк, һәм без күршеләребез белән яңа проектларны эшләтеп җибәрүгә әзер булырга тиешбез...”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International