Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Гомуми йорт ихтыяҗлары өчен кулланылган электр энергиясенә түләү белән бәйле проблемалар Татарстанда 1 нче марттан хәл ителәчәк
2009 елның 17 феврале, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Марина Фәйрушина һәм Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Раузил Хаҗиев 1 нче марттан Татарстанда электр энергиясе өчен түләүнең яңа тәртибе барлыкка киләчәге турында сөйләделәр.
Раузил Хаҗиев Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына гомуми йорт ихтыяҗлары өчен кулланылган электр энергиясенә түләү белән бәйле проблемалар буенча бик күп сорау килүен әйтте. Әгәр 10 ел элек фатирларның 5-7 проценты гына счетчикларсыз булса, хәзер 900 фатирның 360 ында (якынча 40 процент) счетчик юк. Счетчиклар булмау, нормативлар буенча түләү һәм гомуми йорт ихтыяҗлары өчен кулланылган электр энергиясенә түләүләрне яңадан бүлү электр энергиясен исәпләүдә тайпылыш килеп чыгуга сәбәп булган. Счетчиксыз түләү счетчик буенча түләүгә караганда файдалырак булып чыккан, бу – гаделсезлек.
Әлеге проблемалы мәсьәләләрне чишү өчен, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 87 нче номерлы яңа карары чыгарыла. Яңа чараларның асылы шуннан гыйбарәт: счетчик буенча түләү норматив буенча түләүгә караганда файдалырак булырга тиеш.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары 1 нче марттан электр энергиясе өчен түләү тәртибенә кертеләчәк яңалыклар турында аңлатма бирде. Фатирларның барысы да счетчиклар белән тәэмин ителгән йортларда яшәүчеләр электр энергиясенә исәпләү приборлары күрсәткечләре буенча түләячәк, шуңа, үз өлешеңә туры китереп, гомуми йорт ихтыяҗлары өчен кулланылган электр энергиясенә түләү өстәләчәк. Счетчиклы һәм счетчиксыз фатирлар булган йортларда яшәүчеләр түбәндәгечә түләячәк: счетчиклы фатирда яшәүчеләр электр энергиясенә исәпләү приборы нигезендә түли, шуңа бер кешегә 7 кВт күләмендә гомуми йорт ихтыяҗлары өчен кулланылган электр энергиясенә түләү өстәлә; счетчиксыз фатирда яшәүчеләр норматив буенча түли, артык чыгым фатир мәйданына туры китереп түләнә.
Карарда шулай ук аз керемле гаиләләргә исәпләү приборларын алуда ярдәм итү чаралары да каралган. Хәзерге вакытта бер фазалы счетчикның базар бәясе – 450 – 500 сум.
Белешмә өчен: гомуми йорт ихтыяҗлары – ул күпфатирлы йорттагы уртак милекне тоту өчен кулланыла торган электр энергиясенең күләме. Уртак милек булып түбәндәгеләр санала: бу йортны карап тору, эксплуатацияләү һәм төзекләндерү өчен билгеләнгән инженерлык коммуникацияләре һәм башка объектлар урнашкан баскыч яны мәйданчыклары, баскычлар, лифтлар, лифт шахталары, коридорлар, техник катлар, чарлаклар, идән аслары.
“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз