Рөстәм Миңнеханов: Бүген иң мөһиме – Кырымда тынычлык, милләтара һәм диниара татулык булсын

2014 елның 5 марты, чәршәмбе

Бүген иң мөһиме – Кырымда тынычлык, милләтара һәм диниара татулык булсын. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта бъген Кырым Автономияле Республикасына эш сәфәре барышында Симферопольдә белдерде.

Бүген шунда ук Татарстан Республикасы белән Кырым Автономияле Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды. Татарстан ягыннан документка – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Кырымнан – Кырым Автономияле Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рөстәм Тимергалиев имза салды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп, хәбәр иткәнчә, «бүген безне мондагы һәр вакыйга борчый. Тынычлык һәм татулык – болары без көрәшергә тиешле иң мөһим нәрсәләр». Ул искә төшергәнчә, Кырымга эш сәфәре кысаларында Татарстан делегациясе Кырым Автономияле Республикасының Югары Радасында, шулай ук Кырым Автономияле Республикасы Министрлар Советында очрашулар уздырган иде инде.

«Очрашулар күп булачак, шул исәптән безнең туганнарыбыз – Кырым татарлары белән дә. Без икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышабыз. Татарстан күптән инде багланышлар урнаштырган, бизнеста да, туризм өлкәсендә дә, күп кенә татарстанлылар Кырымда ял итәләр, - диде аннары Рөстәм Миңнеханов. – Хезмәттәшлек турында килешүгә килгәндә исә, бүген безгә аны реаль эшләр белән тулыландырырга кирәк, һәм Татарстан моңа әзер. Без Кырым коллегаларыбыз белән безнең территорияләр, безнең республика иминлеге өчен хезмәттәшлек итәргә әзер».

Журналистларның Татарстан Республикасының ярдәме нинди булачак һәм Татарстан Кырым икътисадына күпме акча кертергә әзер дигән сорауларына Рөстәм Миңнеханов болай дип җавап бирде: «Бөтен мөнәсәбәтләр дә акчага корылганмыни? Безгә хезмәттәшлек итәр өчен юнәлешләр бик күп. Кырымның инвестицион кызыклыгы мәгълүм, һәм, әлбәттә, Татарстан бизнесы бирегә инвестицияләр белән килергә әзер. Бу без акча таратабыз дигән сүз түгел әле, тик мин тагын бер кабатлыйм – Кырым инвесторлар өчен бик кызыклы, һәм без үз проектларыбызны монда төрле тармакларда ашырырга әзер – туризм өлкәсендә, эшмәкәрлектә. Татарстан бүгенге көндә – Россиянең иң эре сәнәгать өлкәсендә үскән регионнарының берсе, бездә, авиатөзелеш һәм машина төзелешеннән башлап, төрле производстволар бар. Татарстанда җитештерелә торган продукция биредә кирәкле. Кырым бер яктан безнең базарга азык-төлек продуктларын, җиләк-җимеш китерә ала, туризм өкләсендә хезмәт күрсәтә ала. Без исә шулай ук сезнең студентларны вузларыбызга кабул итә алабыз, бездә мәгариф системасы бик әйбәт. Без сәламәтлек саклау өлкәсендә дә хезмәттәшлеккә әзер, спорт үсеше өлкәсендә дә. Ышанам ки, Татарстан ышанычлы һәм әйбәт партнер булачак”.

Кырым татарлары белән вәзгыять турында Татарстан Президенты белдерде: “Кырым татарлары – безнең туганнар. Алар бик зур фаҗига кичергәннәр, һәм, әлбәттә, алар күңеле тыныч түгел, бу бик тә аңлашыла. Без аларның язмышына битараф кала алмыйбыз. Һәм мин, әлбәттә, аларның вәкилләре белән очрашып сөйләшәчәкмен. Бу минем вәкаләтләр кысаларында булса, без багланышларыбызны ныгытырга телибез. Дини мәсьәләләрдә, тел мәсьәләсендә – без бик якын. Тарихи шулай килеп чыкты инде – Кырым ханнары Казан ханлыгы белән идарә итте, бу булган хәл. Тарихны онытырга ярамый. Ләкин бүген иң мөһиме – мин кабатлап әйтәм – Кырымда тынычлык, милләтара һәм диниара татулык булсын, менә шундый бурыч тора безнең алда”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International