Татарстан Премьер-министры Кытай эшмәкәрләре делегациясе белән очрашты

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Invest in Tatarstan инвестиция форумы кысаларында Россиядә Кытай эшмәкәрләре берлеге президенты Цай Гуйжу җитәкчелегендә Кытай эшмәкәрләре делегациясе белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

Очрашуны ачып, Илдар Халиков Кытай делегациясен сәламләде һәм форумда катнашулары өчен рәхмәт белдерде. “Бу очрашу безгә конкрет проектларны гамәлгә ашыра башлауга ярдәм итәчәк”, дип белдерде ул.

Үз чиратында Цай Гуйжу, тышкы инвестицияләр күләмен Кытай 500 млрд долларга арттырырга планлаштыра, аларның бер өлеше республикада калырга мөмкин, дип хәбәр итте.

Илдар Халиков сүзләренчә, Кытай инвестицияләре Татарстанны авыл хуҗалыгы һәм нефть химиясе предприятиеләре продукциясен эшкәртү өлкәсендә кызыксындыра.

Очрашуда катнашучылар Кытай Халык Республикасы белән Татарстан Республикасының хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International