Татарстан Президенты Al Khaliji Катар банкы башлыгы белән очрашты

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Invest in Tatarstan кышкы инвестицион форумы кысаларында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Катар дәүләтенең Al Khaliji банкы рәисе һәм идарәче директоры Хәмәд бин Фәйсал бин Тани әл Тани белән очрашты.

Кунакны сәламләп, Татарстан Президенты Хәмәд әл Тани республика белән уртак мәнфәгатьләр таба алыр дип ышаныч белдерде. «Әлегә гарәп регионнары Россиядә аз, әмма безнең гаять зур мөмкинчелекләре булган зур илебез бар. Һәм Татарстан аша сез монда килә аласыз, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Al Khaliji банкы башлыгына. – Без сезнең белән үзебездә дә, сезнең илдә дә хезмәттәшлек итәргә телибез».

Үз чиратында Хәмәд әл Тани хәбәр иткәнчә, ул Татарстанга беренче мәртәбә килгән һәм күргәннәре аның күңелендә тирән эз калдырган. «Минем өчен сезнең ил таныш түгел әле, һәм мин монда Россия турында,Татарстан турында күбрәк белер өчен килдем, - диде әл Тани әфәнде. – Мин үземнең хисләремне Катардагы ССП хезмәттәшләремә сөйләргә җыенам, һәм бу минем Татарстанга соңгы сәфәрем булмас дип вәгъдә итәм. Сезнең ил – яңа мөмкинлекләр ул һәм без алар белән кызыксынабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International