Татарстан Президенты Radiance Hospitality Group җитәкчелеге белән очрашты

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

«Смарт Сити Казан» кунакханә-офис үзәген төзү проектын һәм башка проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүген Invest in Tatarstan кышкы инвестицион форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Radiance Hospitality Group компаниясе җитәкчелеге белән очрашуында кузгатылды.

Сингапур Radiance Hospitality Group компаниясе кунакханә-офис үзәген шулай ук «Смарт Сити Казан»ны үстерү кысаларында Туризм һәм кунакчыллык университетытын төзү инвесторы һәм операторы булырга ризалык бирде. Кичә Invest in Tatarstan форумы кысаларында кунакханә комплексы төзелешен финанслау турында RHG белән Сбербанк арасында башлангыч килешүгә имза салынды.

«Бүген мин сезне нинди мәсьәләләр кызыксындырганны беләсем, проектны гамәлгә ашыру буенча сезнең белән фикер алышасым килә», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Radiance Hospitality Group вәкилләренә.

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов кунакханә-офис үзәге проектын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. Эскиз проекты буенча бу һәрберсе 20 мең квадрат метрлы ике 20 катлы бина булачак.

Шулай ук очрашуда Менеджмент һәм туризм булдыру мәсьәләсе буенча да фикер алышынды. Сингапур компаниясе җитәкчеләре «Смарт Сити Казан»да бина төзелгәнче үк уку йорты ачу ниятләре барлыгын белдерделәр. Шуңа бәйле рәвештә Рөстәм Миңнеханов яңа югары уку йорты өчен бина бирү вариантларын карага кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International