Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев: “Харбиндагы Универсиадада Татарстан спортчылары бөтен ил спортчылары белән лаеклы рәвештә ярыштылар”
2009 елның 3 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасыннан утыз ике спортчы Россия Федерациясе җыелма командасы составында Харбиндагы (Кытай) ХХIV нче кышкы Универсиадада катнашкан, шуларның 31е медаль белән кайткан. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган
традицион брифингта
бу турыда Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев әйтте.
Россия җыелма командасы Харбиндагы кышкы Универсиададан барлыгы 51 медаль (18 алтын, 14 көмеш) алып кайткан. Универсиада 18 нче – 28 нче февраль көннәрендә узды.
Марат Бариев хоккей буенча җыелма команда уңышларын аерым билгеләп үтте. Аның составында Татарстан Республикасыннан 12 спортчы булган. Җыелма команданы оештыруда “Ак Барс” хоккей клубының вице-президенты Равил Шәвәлиев катнашкан. Команданы кирәк-ярак белән тәэмин итү һәм әзерлек җыеннарын оештыруда Татарстан Хөкүмәте һәм “Татнефть” ААҖ зур ярдәм күрсәткән.
“Гомумән алганда, без бөтен ил спортчылары белән лаеклы рәвештә ярыштык”, - диде Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры.
XXIV кышкы Универсиада барган көннәрдә республикабызда яшьләр иҗтимагый оешмасы кышкы Универсиададагы Татарстан җыелма командасына ярдәм йөзеннән акция үткәрде. Анда яшьләр һәм студентлардан берничә мең вәкил катнашты.
Марат Бариев сүзләренә караганда, якын арада республикада Белградта узачак җәйге Универсиадага әзерләнә башлаячаклар.
“Ни өчен федераль телеканалларда кайбер матчларның Харбиннан турыдан-туры трансляцияләре булмады?” дигән сорауга җавап биреп, Бариев әфәнде бу мәсьәләнең Россия Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгын да борчуга салуын әйтте.
Марат Бариев сүзләренә караганда, 23 нче мартта Сочида узачак Физкультура һәм спорт буенча Президент советы утырышында бу сорауга җавап алынырга мөмкин. Аны Дмитрий Медведев үткәрәчәк. Утырышта каралачак мәсьәләләр арасында түбәндәгеләр бар: Сочида – 2014 ел Олимпиадасын, Казанда 2013 ел Универсиадасын үткәрүгә әзерлек, Россиядә студентлар спортын үстерү.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының башлыгы Харбиндагы Универсиадада катнашкан Татарстан спортчыларына якын арада Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдереләчәген әйтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз