Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм аралашу министрлыгы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында мәгълүмати ярдәм итешү турында Килешү төзелде
2009 елның 4 марты, чәршәмбе
Әлеге Килешү Россия Федерациясе социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләренә ирешү, өстенлекле милли проектлар һәм дәүләт программаларын тормышка ашыруга (“Идарә” дәүләт автоматлашкан системасы) юнәлтелгән. Текст белән Сез “Электрон Хөкүмәт”, норматив документлар бүлегендә таныша аласыз яки анда http://prav.tatar.ru/rus/info.php?id=107163 сылтамасы буенча керә аласыз.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.