Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Дублинда берничә очрашу үткәрде
2009 елның 4 марты, чәршәмбе
Кичә, 3 нче мартта, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Ирландия башкаласы Дублинга эш визиты белән баргач, берничә очрашу үткәргән.
Шуны искәртик: Татарстан Хөкүмәте башлыгы Россиянең рәсми делегациясе составында Дублинда уза торган Эшлекле хезмәттәшлекне үстерү буенча хөкүмәтара Россия-Ирландия комитетының 7 нче утырышында катнаша.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов кичә Рөстәм Миңнехановның утырыштан соң “Queen” һәм “Sepam” компанияләре җитәкчелеге белән очрашуын әйтте. Очрашуда икътисади хезмәттәшлек турында сүз барган.
Шуны да искәртик: “Queen” Ирландия компаниясе Россиянең зур инвестицион партнерларыннан берсе булып тора.
“Sepam” компаниясе алдынгы технологияләр базарында автоматлаштыру өлкәсендә (автомат контроль-исәпләү системалары, технологик, фәнни-тикшеренү эшләнмәләре) күрсәтелгән.
Бүген, 4 нче мартта, Дублинда Россия-Ирландия бизнес-форумы ачылачак. Форумда Ирландиянең чит ил эшләре министры, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе – Россия делегациясе җитәкчесе Дмитрий Козак һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов доклад белән чыгыш ясаячак. “Россия төбәкләре. Бизнес өчен мөмкинлекләр” дигән семинар кысаларында Татарстан Республикасының икътисади потенциалын Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин тәкъдим итәр дип көтелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз