Бөтендөнья банкы белгечләренең Татарстан Республикасы халкын тикшерү нәтиҗәләренә караганда, сорашуда катнашкан кешеләрнең 60 проценты үз тормышыннан канәгать

2009 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
Тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфатына мониторинг ясау максатыннан Бөтендөнья банкы (World Bank) белгечләре республика халкына үткәргән сорашуда катнашкан респондентларның якынча 60 проценты үз тормышыннан канәгать.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителгән сорашу нәтиҗәләре шундый.
Тәкъдир итү Бөтендөнья банкының өлкән икътисадчысы Сәлмән Заһиди тарафыннан үткәрелде. Ул бу эшнең Татарстан Республикасы Социаль-икътисади мониторинг комитеты белән берлектә башкарылуын әйтте.
Сорашуда Татарстан Республикасының 8 икътисади зонасында урнашкан 5963 йорт хуҗалыгы катнашты (шул исәптән Казанда – 1245). Иң беренче чиратта, мондый күрсәткечләргә бәя бирелде: йорт хуҗалыкларының мул тормышы (керемнәр һәм чыгымнар), гражданнарның белем дәрәҗәсе, мәшгульлек, дәүләт программаларын тормышка ашыруның нәтиҗәлелеге.
“Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 2008 елга алынган һәм эшкәртелгән мәгълүматларга ия бердәнбер субъект булуы да ихтимал”, - дип билгеләп үтте Сәлмән Заһиди. Ул сорашу нәтиҗәләренең үз эченә түбәндәгеләрне алуын әйтте: республикадагы тормыш сыйфаты турында гомумән Россиядәге күрсәткечләр белән чагыштырыла торган мәгълүматлар, урта сыйныф һәм ярлылык профильләре, шулай ук тормышка ашырыла торган дәүләти социаль программаларның нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат. Росстатның сорашу кәгазе һәм Татарстан Республикасы халкын кызыксындыра торган сорау блоклары мәгълүматлар җыю өчен нигез булып торган.
Сорашу концепциясен эшли башлаган вакыттан алып аның нәтиҗәләрен тәкъдим иткән көнгә кадәр әле бер ел да узмады, бу - мәгълүматларның актуальлеген күрсәтә торган факт.
“Сорашуда катнашкан кешеләрнең 59 проценты үз тормышыннан канәгать. Бөтендөнья банкы белгечләре моңа гаҗәпләнмәделәр, чөнки Татарстан Республикасында яшәү дәрәҗәсе, күп кенә күрсәткечләр буенча, шактый югары”, - диде Сәлмән Заһиди. Соңгы елларда республикада ярлылык күрсәткече торган саен кими бара (2002 елда ул 19 % булган, 2008 елда – 10 %).
Моннан тыш, 58 % үз балаларының әйбәтрәк яшәячәгенә ышана (“киләчәккә оптимизм белән карый”).
Бөтендөнья банкының сорашу нәтиҗәләренә караганда, югары белемле (1,4 тапкыр) һәм Казанда яшәүче кешеләрнең урта сыйныфка кертелү ихтималы зуррак.
Сорашу нәтиҗәләрендә Татарстанда дәүләти социаль программаларның роле зур булу билгеләп үтелгән, алардан башка ярлылык күрсәткече югарырак булыр иде.
Торак өчен бирелә торган ташлама һәм субсидияләрдән аермалы буларак, балалар пособиеләре, социаль программалар һәм пенсияләр беренче чираттагы программалар булып тора.
Сорашуда катнашкан кешеләрнең күбесе (респондентларның 37 проценты) сәламәтлек саклауны аеруча өстенлекле өлкә дип саный. Аннан соң торак һәм пенсия белән тәэмин итү өлкәләре килә.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов сорашу нәтиҗәләренә югары бәя бирде. Аның сүзләренә караганда, материаллар халыкның байлыгы һәм тормыш сыйфаты үзгәрә баруын күрсәтә. “Бу мәгълүмат федераль хакимият органнарына халыкка дәүләти социаль ярдәм күрсәтү адреслы программаларының нәтиҗәлелеге буенча мөрәҗәгать итү өчен бик яхшы материал булачак, чөнки Татарстан – адреслы социаль ярдәм күрсәтү принципларын тормышка ашыра торган төбәкләрнең берсе”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, хәзер халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәсен аңлау һәм тою аеруча мөһим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International