Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә кече нефть компанияләре җитәкчелеге белән киңәшмә үткәрәчәк

2009 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә кече нефть компанияләре җитәкчелеге белән киңәшмә үткәрәчәк. Анда Россия энергетика министрының урынбасары Сергей Кудряшов катнашачак.
Шуны искәртик: Сергей Кудряшов “Бигеш” аэропортына бүген, 12 нче мартта килде.
Татарстанга ике көнлек эшлекле сәфәре кысаларында Россия Федерациясе энергетика министрының урынбасары “Татнефть” ААҖ нең кайбер объектларында булачак, республикадагы нефть химиясе комплексы предприятиеләренең эшчәнлеге белән танышачак (“Нижнекамскшина” ААҖ, Түбән Камадагы Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексының проекты).
Сергей Кудряшов, Рөстәм Миңнеханов һәм “Татнефть” ААҖ җитәкчелегенең “Альметьевнефть” нефть-газ чыгару идарәсе скважинасы урнашкан мәйданчыкта булуы көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International