Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанның Хөкүмәт башлыгы Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
2009 елның 20 марты, җомга
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ведомство коллективына яңа сәнәгать һәм сәүдә министрын тәкъдим итте.
Шуны искәртик: Татарстан Республикасы Президентының 2009 елның 17 нче мартында чыгарган Указы нигезендә сәнәгать һәм сәүдә министры итеп Равил Зарипов билгеләнде.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының элекке башлыгы Александр Когогин башка эшкә күчерелгән.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Александр Когогинга уртак хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
Яңа министрның шәхси сыйфатлары турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Равил Зариповның кризис шартларында эшләү тәҗрибәсенә ия булган профессиональ җитәкче булуын әйтеп үтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм яңа министр алдында торган бурычларны билгеләде: “Кризис чорында бурычлар шактый катлаулы – җитештерүне, эш урыннарын сакларга кирәк. Җитештерүдә тупланган потенциалны югалтырга ярамый”. Ул сәнәгый җитештерүнең бүгенге көндә икътисадның нигезе булып торуын искәртте.
Үз чиратында, Равил Зарипов республика җитәкчелегенә зур ышаныч күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
“Мин нәтиҗәле эшләргә ниятлим. Министрлык тарафыннан күп нәрсә эшләнгән, шуны саклап калырга һәм тагын да арттырырга тырышачакмын”, - диде ул.
Белешмә өчен:
Равил Хаммат улы Зарипов 1954 елның 20 нче июнендә Башкорт АССР ның Бакалы районы Яңа Тымытык авылында туа. Казан авиация институтының автомобильләр төзелеше факультетын тәмамлый (1977 ел). Немец телен белә.
1977 – 1980 елларда Әлмәттәге “Радиоприбор” заводында мастер, бүлек башлыгы, цех башлыгы булып эшли.
1980 – 1990 елларда КАМАЗда бүлек башлыгы, цех башлыгының урынбасары, цех башлыгы, ремонт-инструментлар заводының корпус башлыгы була.
1990 – 1991 елларда – КПСС ның Татарстан өлкә комитетындагы оборона бүлеге инструкторы.
1991 – 1992 елларда Алабуга станоклар һәм инструментлар җитештерү заводының директоры була.
1992 елдан Алабуга автозаводына җитәкчелек итә, “Алабуга” махсус икътисади зонасының администрация башлыгы.
2000 – 2004 елларда – икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
2004 елның мартыннан – өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Законлылык, регламент һәм депутатлар этикасы комитеты әгъзасы.
2009 елның мартыннан – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры.
Техник фәннәр кандидаты, Россия Федерациясе Технология фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты.
2005 елда Дуслык ордены белән бүләкләнгән.
Өйләнгән, кызы бар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз