Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Казан 2014 ел Олимпиадасын оештыруда катнашачак хезмәтләрне сынап карау һәм алар белән үзара бәйләнештә тору өчен технологик полигон була ала”
2009 елның 23 марты, дүшәмбе
Татарстан башкаласы Казан Сочида 2014 ел Олимпиадасын оештыруда катнашачак бөтен хезмәтләрне сынап карау һәм алар белән үзара бәйләнештә тору өчен технологик полигон була ала. Бүген Россия Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү советының күчмә утырышында чыгыш ясаганда, бу турыда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Шуны искәртик: утырыш Сочида бара һәм анда безнең республикадан Президент Минтимер Шәймиев, хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев һәм башкалар катнаша.
Россия Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү советы өч мәсьәләне тикшерә: 2014 елда Сочида Кышкы Олимпия уеннарын үткәрүгә әзерлек, 2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлекнең барышы һәм студентлар спортын үстерүнең өстенлеге.
Казандагы Универсиаданың Сочидагы 2014 ел Олимпиадасыннан 7 ай алдан узачагын исәпкә алып, Татарстан Хөкүмәте башлыгы Казанны “Олимпиаданы оештыруда катнашачак бөтен хезмәтләрне сынап карау һәм алар белән үзара бәйләнештә тору өчен технологик полигон” буларак кулланырга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында Универсиада-2013 кә әзерлек барышында транспорт белән тәэмин итү, куркынычсызлык, ТВ-тапшырулар оештыру, виза һәм таможня процедураларын җиңеләйтүнең аеруча зур игътибар соравын әйтте. “Бу мәсьәләләрне чишүдә без федераль министрлык ярдәменә өмет итәбез”, - диде ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, вакытында финанслау агымдагы елда Универсиада авылы белән кайбер спорт объектларын проектлаштыру һәм 16 яңа спорт объекты буенча төзелеш эшләрен башлап җибәрү мөмкинлеге бирә (чөнки әзерлек эшләре башкарылган инде).
Ул шулай ук республика җаваплылыгында булган Универсиада объектларын төзү турында кыскача мәгълүмат бирде. Әйтик, спорт комплексы (Казан, Мәүлет ур) – агымдагы елның көзенә, Көрәш сарае – 2009 ел ахырында, Казан теннис академиясе 2010 елда төзелеп бетәчәк.
“Казан” халыкара аэропортын төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Ул тулысынча инвесторлар акчасына үткәрелә. Рөстәм Миңнеханов бу эшкә дөньядагы иң зур аэропортларның берсе булган Франкфурт (Германия) аэропорты концепциясен төзегән “Фрайпорт” халыкара компаниясе җәлеп ителүен әйтте.
Татарстан Премьер-министры 29 спорт объекты һәм Универсиада авылын төзү өчен, Казан мэриясенең җир кишәрлекләрен бүлеп бирүен хәбәр итте (гомуми кадастр бәясе 18,2 млрд. сум булган 136 гектар җир). Яңа төзелә торган спорт корылмаларын һәм Универсиада авылын инженерлык челтәренә тоташтыру өчен, бөтен эш эшләнгән һәм техник шартлар рәсмиләштерелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз