Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең җитәкчеләре белән күчмә киңәшмә үткәрде

2009 елның 30 марты, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе бизнес-үзәгендә Татарстан Республикасы оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең җитәкчеләре белән күчмә киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Мантуров катнашты.
Шуны искәртик: Мантуров әфәнде хәзер кыска сроклы эш визиты белән Татарстан башкаласында.
Республика территориясендә урнашкан оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары турында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Владимир Соловьев сөйләде.
Киңәшмәдә катнашучылар дәүләт оборона заказларын үтәүнең барышы, предприятиеләрнең финанс-икътисади хәле, дөньякүләм икътисади кризис вакытында оборона-сәнәгать комплексы өлкәсенә кредит бирүдәге проблемалар һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International