Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ
2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан тәбрик итәм!
1945 елның 9 мае – гаять кадерле, изге, истәлекле көн. Рейхстагта шушы көнне дөнья тарихындагы иң коточкыч, иң канкойгыч сугышның соңгы сәхифәсенә нокта куелды. Гаделсезлек, явызлык закончалыклы төстә шулай тәмамланырга тиеш иде. Туган илебез бәйсезлеге һәм бөтен кешелекнең азатлыгы өчен күп елларга сузылган дәһшәтле орышта җиңеп чыгу күпмилләтле Ватаныбызның дан-шөһрәтен тагын да арттырды, абруен тагын да үстерде, халкыбызның каһарманлыгын бөтен дөньяга танытты. Баскынчы нацистлар һәм аларның ялчыларына тарих, киресенчә, хурлыклы сабак бирде.
Бөек Җиңү ифрат зур корбаннар бәрабәренә яуланды. Аларны матди яктан бәһаләү бизмәненә салып үлчәп булмый. Ирләре һәм уллары сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган аналарның, хатыннарның ачы кайгысын, геноцид, фашист итеге астында калган җирләрдә кол хәлендә гомер сөрү авырлыгын, ачлыкны, блокада газабын, бөек мәдәниятебезнең кыйммәтле җәүһәрләре юкка чыгарылу кебек вәхшилекне бәяләп, сүз белән тасвирлап бетерү мөмкин түгел. Уннарча миллион кеше һәлак булды, меңнәрчә кала һәм сала җимерелде, фабрика һәм заводлар җир белән тигезләнде – рәхимсез сугышның ахыры шундый булды.
Бүген без ерткыч фашистларның мәкерле юлына чик куйган, аларны үз өнендә тар-мар иткән каһарман сугышчыларыбызга, завод цехларында, колхоз кырларында, конструкторлык бюроларында, госпитальләрдә алны-ялны белмичә фронт өчен, җиңү өчен фидакарьләрчә хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренә тагын бер тапкыр тирән хөрмәтебезне, чиксез рәхмәт хисләребезне җиткерәбез.
Мәдәният елында иҗат әһелләре – артистлар, язучы-шагыйрьләр, журналистларның Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш кертүләрен аеруча билгеләп үтәргә кирәк. Талантларын, гомерләрен аямыйча, алар сугыш гарасаты эчендә булды, солдатларның рухын күтәрү өчен сәхнәләрдән төшмәде, каләмнәрен корал итеп илбасарларга каршы көрәште.
Татарстаннан сугышка киткән җиде йөз мең кешенең яртысыннан артыгы туган нигезләренә кире әйләнеп кайтмады. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Гази Заһитов, Михаил Симонов һәм башка бик күпләрнең исеме Бөек Җиңү елъязмасына алтын хәрефләр белән язылды. Аларның батырлыгы яшь буында ватанпәрвәрлек, җиңелмәс дәүләтебезнең шанлы тарихы белән горурлану хисләре тәрбияләүдә зур ярдәм булып тора.
Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышына, аның вакыйгаларына җиңел акыл белән мәсхәрәле ревизия ясау омтылышлары бар. Бу – гаять күңелсез, борчулы күренеш. Украинадагы вакыйгалар, нацизм-бандерачылык идеологиясен яңадан торгызу куркынычы шөбһә тудыра. Мондый гамәлләргә тормышыбызда урын булмаска тиеш! Кешелексезлеккә өндәүле карашлар таратырга тырышучылар нинди генә битлек киеп чын йөзен яшереп маташса да, аларның кыек эшләренә дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан көчле каршылык күрсәтелергә тиеш дип уйлыйм.
Бу – сугыш кырларында башын салган сугышчылар һәм, өлкән яшьтә булуларына да карамастан, бүген дә әле актив иҗтимагый позиция алып алдынгы сафларда атлаучы, яшьләр өчен каһарманлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булып торучы ветераннарыбыз алдындагы изге бурычыбыз. Батыр сугышчыларыбызга мәңгелек дан! Кырыс сугыш чорында яшәгән, чыныккан буынның шөһрәтле традицияләре киләчәктә дә лаеклы дәвам ителер дип ышанам.
Җиңү Көнен быел кырымлы ватандашлар белән бергәләп бәйрәм итәчәкбез. Алар уртак рухи кыйммәтләребезнең какшамаслыгын эштә күрсәттеләр.
Сөекле туган җиребез һәрчак имин булсын, толлар, ятимнәр, сугыш корбаннары кичергән олы михнәтләрне башка беркем дә күрмәсен, кан коеп яулап алынган Җиңү Байрагы Ватаныбыз күгендә һәрчак горур җилфердәсен! Хөрмәтле татарстанлылар, сезгә тынычлык, сәламәтлек, мул һәм бәхетле тормыш телим.
Бөек Җиңү Көне котлы булсын!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов
ТР Президенты Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз