Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Казан» волейболисткаларын клуб дөнья чемпионатында җиңүләре белән котлады. Турнир финалы ярышында Казан командасы бүген «Озаску» Бразилия клубын 3:0 исәбе белән җиңде.
Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Татарстан Республикасы волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга, «Динамо-Казан» клубы президенты Ришат Гыйләҗетдиновка һәм волейбол клубы коллективына җибәрелгән котлау телеграммасында болай диелә:
«Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович, Леонид Анатольевич һәм Ришат Сираҗетдинович! Кадерле спортсменкалар, тренерлар һәм «Динамо- Казан» клубы белгечләре !
Татарстан Республикасының барлык волейбол сөючеләре исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне волейбол буенча клуб дөнья чемпионаты финалында «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол клубының җиңү яулавы белән котлыйм. Без, кызыклы һәм мавыктыргыч уен күрсәтеп, Бразилия командасы белән матчта отып, беренче мәртәбә мондый югары чемпион титулына ирештек. Безнең спортсменкаларның – туп уеннары осталарының бу матур уенының бөтен компонентлары буенча көндәшләреннән көчлерәк булып чыкты. Барыгызга да бу отышлы җиңүдә, Россия спорт данына, Татарстан волейбол мәктәбе үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт. Чын күңелемнән сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, спорттта югары уңышлар һәм чираттагы җиңүләргә ирешүегезне телим».