Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашында Олы Кабан авылында яңа Мәдәният йорты ачылды.
Җирле халык сөйләгәнчә, моңа кадәр авылда клуб булган, ләкин ул 50 нче елларда төзелгән агач бина булган. Кечкенә йортта түбәдән су үткән, идәне тигез булмаган. Үткән елның декабрендә аннан ерак түгел урында яңа бинаның төзелеше башланган. Нибары 5 айда авылда 489 кв.м мәйданлы 2 катлы яңа Мәдәният йорты төзелгән.
Лаеш районы Мәдәният йорты директоры Ольга Макарова сүзләренчә, анда булган 16 иҗат түгәрәге үз эшен дәвам итәчәк, яңа синтезатор урнаштыру ярдәмендә тагын бер вокал секциясе ачылачак.
Яңа клуб 300 урынга исәпләнгән. Аны төзүгә якынча 12,3 млн.сум бүлеп бирелгән. Заказчы – “Главинвестстрой” оешмасы, подрядчы – “Стройком” ҖЧҖ.
Ачылышта чыгыш ясаганда, район башлыгы Михаил Афанасьев белдергәнчә, бу инде “Авыл клублары” республика программасы буенча төзелгән райондагы бишенче клуб санала.
Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, ТР Президенты билгеләп үткәнчә, авыл өчен клуб – кирәкле һәм мөһим социаль объект, янда гына мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан.
“Әлбәттә, Лаеш районы, сезнең торак пункт өчен бу бик әһәмиятле вакыйга. Без ел саен һәрбер районда, ким дигәндә, бер клуб төзибез. Монда тагын да күбрәк төзелә. Бу вакыйга һәм безнең мәктәпләрне, ФАПларны, балалар бакчаларын ремонтлау өлкәсендә ясаган адымнарыбыз – ул халкыбызга кирәкле нәрсәләр дип уйлыйм. Һәм, иң мөһиме, эш урыннары кирәк”, - диде ТР Президенты.
Ул, материаль-техник базаны яхшырту өчен, клуб директоры Надежда Малышевага 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
Кунаклар клубның бүлмәләрен карап чыктылар. Бәйрәмгә җирле халык җыелды, алар өчен мәдәни программа оештырылды.