Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Хөкүмәте Йортында ТР делегациясенең Кытайга булган сәфәренә йомгак ясадылар
2014 елның 27 мае, сишәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетындагы брифингта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР делегациясенең Кытайга сәфәренә йомгак ясалды.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов искәртеп үткәнчә, 20 нче майда Шанхайга сәфәре кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында РФ Президенты Владимир Путинның Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән очрашуында катнашты.
Владимир Путин һәм Си Цзиньпин барында ТР Хөкүмәте һәм Хунань Хөкүмәт провинциясе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм провинциянең губернаторы Хунань Ду Цзяхао кул куйды.
“Әлеге килешү, барыннан да бигрәк, машина төзелеше, химия һәм нефть химиясе кебек юнәлешләрне үз эченә ала”, - диде Р.Зарипов.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Хунань провинциясе Кытайның көньяк-көнчыгыш өлешендә иң эре провинция булып тора. Үткән елда провинциянең тулай төбәк продукты 500 млрд. доллар тәшкил иткән, төбәкнең халкы - 72 млн. кеше. “Хәзер без имзаланган килешүне машина төзелеше, химия һәм нефть химиясе өлкәсендә конкрет проектлар белән баету турында сөйләшүләр алып барабыз”, - диде ТР сәнәгать һәм сәүдә министры.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов ТР делегациясенең Циндао шәһәренә сәфәренә тулырак тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнехановның Циндао шәһәре партия комитеты беренче секретаре – Шаньдун провинциясе партия комитеты әгъзасы Ли Цюнь белән очрашуында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре сөйләшенде. Татарстан территориясендә тормышка ашырыла торган “Haier” компаниясе проекты төп тема булды.
“Haier” җитештерү мәйданчыгы Яр Чаллыда “Мастер” КИП терртиориясендә 27 мең кв.метрда урнашачак. 350 югары җитештерүчән эш урыны булдыру көтелә. Беренче этапта инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 60 млн. доллар булачак, 250 мең суыткыч җитештерү планлаштырыла, аны икенче этапта 500 меңгә кадәр җиткерү көтелә”, - дип сөйләде Л.Якупов.
Аның сүзләренчә, продукция Россиянең башка төбәкләренә, Таможня берлеге илләренә җибәреләчәк. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Циндао шәһәре партия комитеты беренче секретаре белән очрашуда туризм, делегацияләр һәм студентлар белән алмашу өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре дә каралды.
“Кытай Россиянең стратегик партнерына әйләнә. Ирекле рәвештә кытай телендә аралашучы һәм бизнес өлкәсендә безнең мөнәсәбәтләрне үстерү өчен кирәкле икътисади белемнәре булган кешеләр җитми. Шуңа күрә, ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан студентларының Кытай университетларында белем алулары һәм эшләү өчен, Кытайдан компанияләр белән кайтулары мөһим”, - диде Л.Якупов.
Л.Якупов игътибар иткәнчә, бүгенгә Татарстанда Кытайдан 320ләп студент белем ала. Бу ике яклы процесс булырга тиеш, дип ассызыклады ул, Кытайның һәр провинциясендә төрле юнәлеш буенча белгечләр әзерли торган үз университеты бар, диде Л.Якупов.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз