Наталья Паршикова: Татарстан спорт чаралары өчен уңай төбәк буларак үсеш алачак
2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Бүген Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Казанда спортның кышкы төрләре индустриясенең X Халыкара конгрессы башланды.
Чарада статс-секретарь – РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов һ.б. катнашты.
Н.Паршикова, РФ спорт министры Виталий Мутко исеменнән, конгресста катнашучыларны сәламләп, киләчәктә Татарстан спорт чаралары өчен уңай төбәк буларак үсеш алачак, дип билгеләп үтте.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.