Казанда Россия Дәүләт банкының Казан бүлегенә 150 ел тулу уңаеннан бәйрәм уза
2014 елның 27 июне, җомга
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академик опера һәм балет театрында Россия Дәүләт банкының Казан бүлеге оешуга 150 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы ачылды.
Казан бүлеге РФ Үзәк банкыннан бары 4 елга яшьрәк. Республиканың Милли банкы булып ул 1990 елда оештырыла. Хәзер банк күзәтчелек органы санала, республиканың 22 кредит оешмаларын күзәтүне гамәлгә ашыра.
Бу чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Башкортостан Республикасының Милли банк рәисе Марат Кашапов катнашты.
Кунакларны Россия Үзәк банкының Татарстан Республикасы Милли банк рәисе Евгений Богачев сәламләде, ул 1993 елдан бирле җитәкчелек итә.
Үзенең чыгышында Евгений Богачев ТР Милли банкының тарихын искә төшерде, төрле елларда булган катлаулы хәлләргә игътибар итте. Ул билгеләгәнчә, соңгы 20 елда республиканың банк системасы бер банкны да югалтмаган. “БТА” банкы белән дә хәлләр яхшырыр, дигән ышаныч белдерде ул.
ТР Милли банкы рәисе хәбәр иткәнчә, быел банкның Бауман урамында урнашкан бинасына 100 ел тула. Евгений Богачев чыгышын йомгаклап, республика җитәкчелегенә һәм коллегаларына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Милли банкын бәйрәм белән котларга сәхнәгә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыкты. Ул банкның тарихын искә алды, банк рәисенә озак еллар дәвамында яхшы эшләгәне өчен рәхмәт белдерде.
Аннан соң, хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырдылар, аерым алганда коллективка ТР Президентының Рәхмәт хаты бирелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.