«Алабуга» МИЗда тагын бер читтән кертелә торган товарларны алмаштырырлык җитештерү оештырыла

2014 елның 30 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышы үткәрде.

“Техстрой” ЯАҖ директоры урынбасары Станислав Веселовский поливинилхлоридтан биаксиаль торбалар җитештерү инновацияләре турында сөйләде. “Техстрой” – Россия Федерациясендә полиэтилен торбалар җитештерү күләме буенча икенче урында тора, Россия базарында аның өлеше – 12 процент. Яңа продукция нык, сыгылмалы, җиңелрәк һәм башка үзлекләре белән аерылып тора.

Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” компаниясенә һәм Татарстандагы башка потенциаль кулланучыларга яңа торбалар үзенчәлекләрен өйрәнергә тәкъдим итте.

“Алабуга” МИЗ да тагын бер завод төзелергә мөмкин. Мәскәүнең “Гаммахим” ААҖ президенты Евгений Гончаренко утырышта катнашучыларны майлы спирт, натураль майлы кислоталар һәм глицерин җитештерүне оештыру проекты белән таныштырды. Бу компания Россияне тропик майлар һәм продуктлар белән тәэмин итә һәм читтән кертелә торган товарларны алмаштырырлык продукция җитештерүче производство ачарга җыена.

“Татнефтехиминвест-холдинг” генераль директоры Рафинат Яруллин белдергәнчә, төзеләчәк заводның продукциясе Татарстанда кече һәм урта бизнесның яңа тармагын үстерү өчен нигез булырга мөмкин. Р.Миңнеханов шуңа җавап итеп тиешле программа эшләргә тәкъдим итте.

Санкт-Петербургның “Автостанкопром” (Санкт-Петербург) генераль директоры Абдерәшид Вахидов “Эпилам” – күп функцияле саклагыч нанотасмалары турында сөйләде, бу тасмалар фторактив (майлаучы) композицияләр, алар каты өслектә күп спектрдагы эшләнмәләрне комплекслы яклау өчен нанотасмалар алырга ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, утырышта “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының эш планы расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International