Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк оешмасының беренчел бүлекләре секретарьлары форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ТР Дәүләт Советына булачак сайлауларда “Бердәм Россия” партиясе исемлеген җитәкләргә дигән тәкъдим җиткерелде. Партиянең 36 нчы санлы Түбән Кама җирле бүлеге секретаре Ришат Галимовның әлеге тәкъдимен форум делегатлары алкышлар белән хуплады. Республика башлыгы бу тәкъдимне хөрмәт һәм җаваплылык белән кабул итеп, моңа ризалык бирде. Искәртеп узабыз, парламентка сайлаулар 2014 нче елның 14 сентябрендә узачак.
Форум эшендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Әйтергә кирәк, мондый форматтагы форум тәүге тапкыр үткәрелә. Ул партиянең беренчел бүлекләре белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышуга багышланган. Агымдагы елның беренчел оешмалар елы дип игълан ителүен дә билгеләп узарга кирәк, бу, партия үз эшендә партиянең гади әгъзалары белән элемтәсенә игътибарны юнәлтә, дигән сүз. Беренчел бүлек – үсеш алган партия структурасының төп элементы. Нәк менә алар аша һәр сайлаучыга барып җитү максаты тормышка ашырыла.
Бүгенге көндә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә партиянең 134550 әгъзасы, барлыгы 1633 беренчел бүлек исәпләнә. Бу Россиянең башка төбәкләренә караганда күбрәк. Партиянең беренчел бүлекләре гражданнарның күп кенә проблемаларын хәл итә торган институтка әверелүе дә билгеле. Алар җирлекләрдә алгы сафта тора, һәм район-шәһәрләрнең иҗтимагый сәяси тормышының үзәгендә кайный.
Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучылар алдында чыгыш ясап, ТР Хөкүмәте алдындагы бурычлар, Татарстан халкының тормыш сыйфатын яхшырту, төбәк икътисадын модернизацияләү әһәмияте турында бәян итте. Ул, татарстанлыларның көнкүрешен яхшырту максаты белән, партия эшен камилләштерү заруриятен ассызыклады, шулай ук сайлау кампаниясе алдыннан партиядәшләренә киңәш-теләкләрен ирештерде.
Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановны Татарстанның “Бердәм Россия” партиясе исемлегенә кертү турындагы сорау белән партиянең Генераль советына мөрәҗәгать итәргә вәгъдә бирде. 14 сентябрьдә узачак сайлауларларда Татарстан Президентының партия исемлеген җитәкләячәге турында рәсми карар “Бердәм Россия”нең 5 нче июльгә билгеләнгән конференциясендә кабул ителәчәк.