Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бала хокуклары буенча РФ Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Павел Астаховны ТРның “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләде.
Исегезгә төшерик: Павел Астахов бүген эш сәфәре белән Татарстанга килде. Балалар омбудсмены Алабуга балалар йортында, Татарстанда беренче балалар хосписында, шулай ук ябык типтагы Раифа махсус училищесында булды. Көннең икенче яртысында Павел Астахов ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Балалар омбудсмены журналистлар белән әңгәмәдә белдергәнчә, ТРның “Фидакарь хезмәт өчен” медале аның өчен көтелмәгән бүләк булган. “Зур рәхмәт. Шунысын әйтергә телим: мин һәрбер бүләкне аванс буларак кабул итәм. Без дөрес юнәлештә барабыз һәм дөрес, кирәкле эш белән шөгыльләнәбез”, - дип билгеләде П.Астахов.
Бу хакта бүген журналистларга агымдагы елның 2 нче июнендә ачылган Татарстанның беренче балалар хосписында булганда Бала хокуклары буенча РФ Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Павел Астахов белдерде.
Павел Астахов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң журналистларга хәбәр иткәнчә, Татарстан Украина качакларына эш урыннары бирергә әзер. «Без Украинадагы фаҗига турында сөйләштек. Татарстан, аерым алганда, Чаллы эшкуарлары Украина качакларын кабул итәргә һәм аларга эш урыннары бирергә әзер булуларын белдерделәр», - диде ул. Павел Астахов сүзләренчә, бүген Алабуга муниципаль районы Башлыгы җитештерүдә эшләү өчен кешеләр кирәклеген хәбәр иткән.
Ул шулай ук белдергәнчә, бүген Россиянең 48 регионында Украина качакларын кабул итәләр.
Павел Астахов хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов очрашу вакытында республика мөмкинлекләрен карарга, шулай ук «Татарстан Украина качакларына күпме эш урыны бирә алуны санарга» кирәклеген белдерелде.
«Эш башланды. Республика Президенты тиешле йөкләмәләр бирде», - диде П.Астахов.
Павел Астахов журналистларга интервьюсында белдергәнчә, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар белән эшләү өлкәсендә республика тәҗрибәсе бөтен илгә таратырлык. Балалар омбудсмены билгеләп үткәнчә, соңгы өч ел эчендә Татарстанда гаиләләргә урнаштырылган ятим балалар саны ата-ана каравыннан мәхрүм калганнарны елы буена ачыклаган балалар санынан артыграк.
«Россия – ятимнәрсез» программасы – безнең максат», - дип белдерде Павел Астахов.