«ТАНЕКО» куәте ике мәртәбә артачак

2014 елның 4 июле, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Энергетика министры Кирилл Молодцов фикеренчә, «ТАНЕКО» НЭЗның (Түбән Кама) куәтен икеләтә арттырырга мөмкин. Бүген бу хакта алар Татарстанның Бөгелмә районында узган нефть саммитыннан соң ММЧ вәкилләре белән очрашуда хәбәр иттеләр.

Моның өчен каршылыклар юк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Аныңча, концептуаль яктан ул башта ук 14-миллионлык булыр дип каралган иде. Бу беренче чиратта нефть биреп торуга, аның составына бәйле технологик хәл ителешләрне таләп итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, эшләп торучы җайланманың куәте елына 7 млн. тонна чимал исәпләнә, әмма быел ук аны 9 млн. тоннага җиткерергә була. Татарстан Президенты шул ук вакытта РФ Энергетика министрлыгына, «Транснефть» компаниясенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

«Бу – заманча завод, инфраструктурасы 14 млн. тоннага исәпләнгән», – диде Татарстан Президенты.

Кирилл Молодцов, үз чиратында, «ТАНЕКО»ның Россия Федерациясе Энергетика стратегиясенә кертелүен әйтте, аның куәте 14 млн. тонна булганда гына, икътисадый нәтиҗәлегенә ирешеп була, диде. Аның сүзләренчә, заводның көче тармак буенча иң югарылардан санала, эшкәртү тирәнлеге фактта 75 процент, ә максаты – караңгы нефть продуктларын булдырмау, мазутсыз нефть эшкәртү. Шуңа күрә заводның куәтен икеләтә арттырырлык мөмкинлеге бар, диде ул.

«ТАНЕКО» ААҖ Директорлар советы рәисе Наил Маганов самиттагы чыгышында билгеләп үткәнчә, «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексында 2013 елда нефтьне беренчел эшкәртү 8 млн. тоннага җиткерелгән, бу «Татнефть» өчен җитди казаныш. 1 нче яртыеллыкта 4 млн. тоннадан артык нефть эшкәртелгән. Эксплуатациянең барлык чорында бу күрсәткеч 21 млн. тонна чамасы. Эшкәртү тирәнлеге 74,5 процентка кадәр арттырылган.

Ел азагына кадәр 8,5 млн. тонна нефть эшкәртү күз алдында тотыла, ә 2015 елда – 9 млн.тоннага кадәр Шулай ук югары индекслы база майлары чыгару планлаштырыла, алар автомобилләр һәм сәнәгать җайланмалары өчен товар майларын җитештерергә ярдәм итәчәк.

«ТАНЕКО» үсешенең моннан соңгы этабы – нефтьне тирән эшкәртү заводы, акрынайтылган кокслаштыру җайланмалары төзү. Нәтиҗәдә НЭЗ товар мазуты чыгарудан туктаячак, дип белдерде Наил Маганов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International