2014 елның 6 ае эчендә Татарстан Республикасы төзелеш тармагында 34 бәхетсезлек очрагы булган

2014 елның 5 июле, шимбә

2014 елның 6 ае эчендә Татарстан Республикасы төзелеш тармагында 34 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 13 очракта кешеләрнең гомере өзелгән, 21 очракта – гарип калганнар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдерде.

Киңәшмәне республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 34 бәхетсезлек очрагыннан - 9 очрагы (26%) командировкага барганда юл-транспорт һәлакәте аркасында килеп чыккан. Турыдан-туры төзелеш мәйданнарында булган бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре, - биек урыннардан егылып төшү – 14 очрак (41%); предметлар ишелеп төшү һәм җимерелү – 7 очрак (21%).

Татарстан Республикасы Төзелеш министры башлыгы искә төшергәнчә, 2014 ел башыннан алып Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 496 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 8 млн. 794 мең сумга 247 карар чыгарылган. Бүгенгә республика буенча 3 млн. 432 мең сум штраф эзләтеп алынган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән оешучы оешмасы тарафыннан 536 төзелеш оешмасында тикшерү уздырылган, шул исәптән 154 объектка барып.

2014 ел башыннан хезмәтне саклау нормаларын бозган 123 оешма дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 60 таныклыкның гамәли көче туктатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International