ТР Транспорт министрлыгы башлыгы республика киңәшмәсендә 2014 елда юл эшләренең барышы турында хәбәр итте

2014 елның 5 июле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы юлларында 2014 елда юл эшләре барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

Аерым алганда, Ленар Сафин муниципаль юл фондлары акчалары исәбеннән 2014 елда алып барылган юл эшләре турында, шулай ук торак пунктларында юл-урам челтәрен нормаларга китерү, 1 млрд. сумлык ВКК М800нан торган өслекнең күчеш тибын кору турында сөйләде.

Республиканың шулай ук район үзәкләрендә һәм шәһәрләрендә асфальт-бетон өслекле юлларны ремонтлауның барышы белән таныштырды. Ленар Сафин сүзләренчә, эшләр график буенча алып барыла.

Авыл торак пунктларын каты өслекле юллар белән тоташтыру программасы кысаларында 68 объект төзеләчәк, шул исәптән 28е – күчеш тибындагы өслек белән ябылачак һәм 40ы –асфальт-бетон өслекле булачак. Бүгенгә программаның 50%тан артыграгы үтәлгән.

2014 елга гаилә фермаларына һәм терлекчелек комплексларына килү юлларын төзү программасы буенча финанслау 300 млн. сум тәшкил итә, 70 объектта эшләр бара (үтәлеш – 33%).

Ленар Сафин 2014 елда Казанда һәм Чаллыда юл эшләренең барышы турында сөйләде (Казанда - ишегалларындагы территорияләрнең өслекләрен һәм кварталлар арасындагы юлларның капремонты, поселокларда ВККтан торган күчеш тибындагы өслекләр салу, юллардагы чокырларны ремонтлау һәм урам-юл челтәренең тузган өслекләрен алмаштыру һәм башкалар турында; Чаллыда – трамвай юллары салу, юллардагы чокырларны ремонтлау һәм урам-юл челтәренең тузган асфальт-бетон капламын торгызу турында).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International