Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда Универсиада уздырудан икътисади файда 10,8 млрд. сум тәшкил иткән
2014 елның 8 июле, сишәмбе
Казанда Универсиада уздырудан икътисади файда 10,8 млрд. сум тәшкил иткән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта журналистларга “Казан-2013” башкарма дирекциясе” генераль директоры Азат Кадыйров сөйләде.
Аның сүзләренчә, Бөтендөнья уеннарының төбәк һәм шәһәр үсешенә тәэсире нәтиҗәләре махсус рәвештә тикшерелгән. Тикшерүләр, Универсиада уздырганнан соң, Казан икътисады өчен икътисади файданы бәяләүне күз алдында тота.
Тикшерү ике критерий буенча башкарылган: турыдан-туры икътисади файда һәм турыдан-туры булмаган икътисади файда. Турыдан-туры икътисади файда чарада катнашучыларга товар һәм хезмәт сатучы предприятиеләрнең сәүдә өлкәсендәге үзгәрешләрен күрсәтә. Турыдан-туры булмаган икътисади файда – чараны уздыру оешмасы өчен теге яки бу хезмәтләрне китерү белән бәйле тармакларда сату күләме үзгәреше.
Азат Кадыйров белдергәнчә, барлыгы икътисади файда 10,8 млрд.сум күләмендә бәяләнгән, шул исәптән туры икътисади файда - 6,2 млрд.сум (кунакханә һәм рестораннар – 2 млрд.сум, профессиональ хезмәтләр өлкәсендәге оешмалар - 2,8 млрд.сум, ваклап сату - 0,3 млрд.сум һ.б.) һәм турыдан-туры булмаган икътисади файда - 4,6 млрд.сум (коммуналь, энергетик чыганаклар белән тәэмин итүчеләре, күпләп сату, машина җиһазларын арендалау).
Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, икътисади файдадан тыш, шәһәр башка икътисади һәм социаль файда алды. Кыска вакыт эчендә 23 шәһәр юлы, 11 юл чишелеше, 41 җәяүле юлы, 7 урам төзелде.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз