Татарстан Республикасының сәяси системасында ТР Дәүләт Советы әһәмиятле урын алып тора. Ул бердәнбер хакимият чыганагы – Татарстанның күп милләтле халкы тарафыннан формалаштырылган. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 2014 елның 8 июлендә, IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының 53 нче утырышында белдерде. Искәртеп үтик, кичәге утырыш дүртенче чакырылыш Дәүләт Советының соңгысы иде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төп нотыкта закон чыгару органының биш еллык эшенең йомгаклары турында сөйләде. Дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы барысы 55 утырыш уздырган (шул исәптән чиратсызлары да), анда 2580 мәсьәлә каралган, 589 закон кабул ителгән.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында узган биш елда безнең илнең һәм республиканың күп үзгәрешләр кичергәнен, җәмгыять тормышында зур вакыйгалар булып узганын билгеләп үтте. «Гомумән без дөнья икътисадындагы кризиска бәйле авырлыкларны кичерәбез, - дип әйтте ул. – Халыкара аренадагы катлаулы вакыйгалар фонында Россия дөнья сәясәтендә тагын да активрак роль уйный. Илнең көч-куәте кире кайта, патриотлык үсә бара. Татарстан бу елларда конкрет эшләре белән Россия Федерациясенең уңышлы, үсеп баручы, ышанычлы регионы икәнен исбатлый. Республика икътисады үсешендә яңа казанышларга ирешәбез. 2013 ел нәтиҗәләре буенча ТРП күләме 1,5 трлн. сумнан артык. Чагыштырма бәяләрдә үсеш 2009 ел дәрәҗәсенә карата – 19 %. Сәнәгать производствосы шул дәвердә 21 %ка артты, инвестицияләр үсеше 45 % тәшкил итте».
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, эре инновацион проектлар үсешендә мөһим адымнар ясалган. Ул “ТАИФ-НК” компаниясенең авыр калдыкларны эшкәртү комплексын, “Татнефть” компаниясенең Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводларын төзүне ( «ТАНЕКО» ААҖ), “Аммоний” ААҖ төзелешен, шулай ук “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖдә АБС-пластиклар җитештерү буенча завод төзелешләрен атап китте.
Татарстан Республикасы Президенты “Алабуга” махсус икътисадый зонасы үсешнен билгеләп үтте. Республика территориясендә “КАМАЗ” ААҖ актив рәвештә үсә һәм модернизацияләнә. Моннан тыш, Казанда “КАПО-Композит” заводында авиация сәнәгате өчен композит детальләр җитештерү башланды. BASF концерны “Химград” технополисы территориясендә төзелеш химиясен җитештерү линиясе эшли башлады. «Кама Кристалл Технолоджи» компаниясе синтетик сапфир җитештерү буенча инновацион проектны гамәлгә ашыра.
“Иннополис” иярчен шәһәрен төзү буенча эшләр алып барыла һәм “СМАРТ Сити Казан” инновацион мәйданчыгы да төзелеп килә.
«Татарстанда инжиниринг үзәкләрен ачу фән һәм производствоның югары квалификацияле белгечләр әзерләү буенча интеграциясенең уңышлы үрнәге булды - «КАИ - ЛАЗЕР» , «Медицина Фәне Үзәге». Ә якын арада химия технологияләре өлкәсендә инжиниринг үзәге эшли башлый», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
АСК өлкәсендә эшкуарлыкны үстерү өчен үткән ел республикада «Казан» агросәнәгать паркы эшләтеп җибәрелде. Республикада хуҗалык итүнең кече рәвешләренә дә, шәхси хуҗалыкларга да игътибар бирелә.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, икътисадтагы казанышлар нәтиҗәсендә кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе күтәрелә. «Без 3 яшьлек балаларны бакчалар белән тәэмин итә алдык, - диде ул. – 5 ел эчендә 200 балалар бакчасы төзелгән, 34 мең яңа урын булдырылган. Мәгариф системасын модернизацияләү дәвам итә, уку-укыту процессына заманча технологияләр кертелде. Мәктәпләргә капиталь ремонт ясауга ел саен 2,5 млрд сум җибәрелә».
2009 елдан алып 2013 еллар эчендә социаль ипотека программасы буенча 47 мең яңа фатир төзелгән. Моннан тыш, 5 ел эчендә 9 мең йорт ремонтланган.
«Эшебезнең төп күрсәткече - демографиядәге уңай күренешләр, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Соңгы 4 елда - татарстанлыларның гомер озынлыгы 70,8 яшьтән 72 яшькә кадәр артты, балалар туу артты».
Республика үсешенә Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы уздыру зур этәргеч булды. 5 ел эчендә бик зур эш башкарылды, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Закон чыгару эшчәнлегенең зур тәҗрибәсе федераль һәм региональ дәрәҗәдә бик кирәкле, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Россиянең күп регионнары белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырды. Төрекмәнстан, Белоруссия, Казахстан һәм БДБнең башка илләре парламентлары белән актив хезмәттәшлек алып барыла. Парламент эшчәнлегенең мондый рәвеше Татарстанның имиджы артуга китерә. Парламентара элемтәләрне дәвам итәргә кирәк».
Татарстан Республикасы Президент ы аерым ассызыклаганча, бүген парламент роле законнар чыгару белән генә чикләнми. «Депутатлар корпусы иҗтимагый фикерләрнең барлык палитрасын чагылдырырга тиеш».
Барлык үзгәртеп коруларыбызны да халык хупларга тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, гражданнар безнең нәрсә эшләргә җыенуыбызны белеп торырга хокуклы.
Республика Хөкүмәтенең парламент алдында тоткан хисабы – башкарма хакимияте органнары белән хезмәттәшлекнең күптән түгел барлыкка килгән рәвеше, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул яңартылган парламент составының электән килгән традицияләрне дәвам итүенә, уңышлы хезмәттәшлеккә һәм хакимиятнең ике тармагы арасындагы конструктив диалогның дәвам итәчәгенә өмет белдерде.
«Хөрмәтле депутатлар! Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларларын сайлауларга ике ай калып бара. Һәр сайлаулар – яңа планнар һәм яңа таләпләр. Ышанам ки, без, бергәләп эшләп, зур уңышларга ирешербез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Сайлау алды кампаниясе ачык узарга тиеш, ә киләчәк парламент составына катлаулы мәсьәләләрне хәл итәрлек кешеләр керергә тиеш. Сүземнең азагында, хөрмәтле депутатлар, республиканы үстерү буенча нәтиҗәле уртак эшебез һәм Татарстанның хокукый системасын камилләштерүгә керткән өлешегез өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә».