Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәрендә билгеләр кую буенча киңәшмә уздырды
2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәрендә ЮНЕСКО эмблемасы һәм билгесен кую мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә уздырды.
Болгар тарих-археология комплексы быелгы елның 23 июнендә ЮНЕСКО ның Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде. Августта Болгарда һәм Казанда ЮНЕСКО вәкилләре катнашында Болгар тарих-археология комплексын кешелекнең мәдәни мирас ядкәре буларак рәсми рәвештә танылуы турында сертификат тапшыру уңаеннан тантаналы чаралар узачак.
Минтимер Шәймиев киңәшмәдә катнашучыларны тагын бер тапкыр бу мөһим вакыйга белән котлады. “Безнең бурычыбыз – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасыныкы булуын раслаучы халыкара билгеләрне дөрес һәм лаеклы итеп урнаштыру”, - диде ул.
ТР Президенты ярдәмчесе, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова Болгар комплексы территориясендә ЮНЕСКО эмблемасы һәм билгеләре һәм тиешле мәгълүмат белән табличкалар урнаштырылачагы турында хәбәр итте. Урнаштыру урыннары һәм тексты дүрт телдә (рус, татар, инглиз, гарәп) язылган табличкалар Париждагы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитеты белән килешенәчәк.
“Татинвестгражданпроект” предприятиесе генераль директоры Гадел Хөснетдинов Болгар комплексы территориясендә билгеләр урнаштырылачак урыннарны фикер алышуга тәкъдим итте. Бу урыннар: Болгар цивилизациясе музее белән берләштерелгән Елга вокзалы бинасы, Көнбатыш һәм Көньяк капкалар.
Киңәшмәдә Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаев, мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр,тарих һәм шәрык институты директоры Рамил Хәйретдинов, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының фәнни эшләр буенча проректоры, ЮНЕСКОның Шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз