Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: “Быел уҗым узган елдагыга караганда яхшырак”
2009 елның 13 мае, чәршәмбе
Татарстан Республикасы кырларында быел уҗым узган елдагыга караганда яхшырак тишелеп чыккан. Бүген журналистларга бу турыда Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Шуны да искәртик: бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы
язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатыннан
республиканың дүрт муниципаль районына оештырылган сәфәрдә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановны озатып йөрде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары республикабызның Әтнә, Арча, Балтач һәм Саба районнарында булдылар.
“Татарстан территориясендә язгы кыр эшләре яхшы бара”, - диде Марат Әхмәтов. Аның сүзләренә караганда, язгы бөртекле культуралар инде чәчелгән. Быел язның соңрак килүенә карамастан, республика чәчү кампаниясен вакытында төгәлли алды. Барлык районнар да диярлек яхшы эш күрсәтте. Уҗымга килгәндә, 2009 елда ул узган елдагыга караганда яхшырак, хәзер вегетация процессы бара”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Якын арада республикада көчле яңгырлы циклон көтелә, ул да мул уңыш алуга ярдәм итәргә тиеш.
Саба муниципаль районы хуҗалыклары вәкилләре Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгына апрель азагында башланган чәчү кампаниясенең төгәлләнеп килүен әйттеләр. Язгы кыр эшләренең барысы да үз вакытында башкарылган. Хәзер районда көзге чәчүлекләрне карау (гербицидлар белән эшкәртү) һәм соң өлгерешле культураларны (кукуруз, карабодай, рапс) чәчү эшләре бара.
Бүген авылда яшәүчеләрне борчый торган проблемаларның берсе – сөт сатып алу бәяләре. Саба районы хуҗалыклары вәкилләре сүзләренә караганда, элек сөтнең бер литры 12 сум торган булса, хәзер ул 6 сумга төшеп бара. 2005 елда шундый бәяләр булган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз