Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанның хөкүмәт башлыгы шәһәр поликлиникаларының берсен төзекләндерү һәм аңа ремонт ясау эшләренә бәя бирде
2009 елның 19 мае, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Казандагы 7 нче номерлы шәһәр поликлиникасының ремонтланган һәм реставрацияләнгән бинасын карап чыкты.
“Апанаев йорты” исеме белән дә билгеле булган бинаны төзекләндерү эше 2006 елның маенда башланып киткән иде.
Башкарылган эшләр күләме 67 млн. сум тәшкил итә (бу сумманы муниципалитетлар акчасына компенсацияләргә уйлыйлар).
Ремонт 1,9 мең кв. метр мәйданда ясалган. Бинаны төзекләндерү һәм ремонт эшләрен “Грань” компаниясе (Казан) башкарган.
7 нче номерлы поликлиника бинасы республика өчен әһәмиятле архитектура һәм мәдәният һәйкәле булып тора.
Ремонттан соң монда көндезге стационар, тернәкләндерү бүлеге (йөрәк-кан тамырлары патологиясе, бронх һәм үпкә авырулары) һәм травматология пункты (беренче катта) урнашачак. Көндезге стационар Казанның Вахитов районы авыруларына исәпләнгән, травмпункт Татарстан башкаласының ике районы – Вахитов һәм Идел буе районнары кешеләренә хезмәт күрсәтәчәк.
Бинаны карау барышында Татарстан Премьер-министрына түбәндәгеләрне әйттеләр: поликлиника белән травмпункт авыруларны кабул итә башласын өчен, якынча 22 млн. сумлык җиһаз сатып алырга кирәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры белән бергә, бинадагы ремонт эшләренең сыйфатына Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау мәсьәләләре бүлеге башлыгы Борис Менделевич һәм башкалар бәя бирде.
Белешмә өчен:
Апанаев йорты Казанның үзәгендә урнашкан. Бу – Ф.Кәрим урамында кварталның яртысын һәм элекке Юнысов мәйданының көнчыгыш өлешен (Тукай урамы буенча) алып тора торган ике катлы бина. Апанаев йортының архитекторы – М.Н.Литвинов. Йорт берничә тапкыр төзелгән (1848 һәм 1861 елларда), 1916 елда йортның алгы өлеше эклектика формасында үзгәртелгән.
“Апанаев йорты” янында 1861 елда төзелгән өч катлы поликлиника бинасы бар. Аның мәйданы – 1,6 мең кв. метр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз