Рөстәм Миңнеханов Астана хакиме белән очрашты

2014 елның 19 сентябре, җомга

Бүген көннең икенче яртысында Казахстанга килгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астана шәһәре хакиме һәм хакимлек әгъзалары белән очрашты. Киң составта узган очрашуда  ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ядәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин,  ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисе Шамил Агеев, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “КАМАЗ” ААҖ җитәкчесе Сергей Когогин һәм башка рәсми затлар катнашты.   

Татарстан делегациясен сәламләп, Имангали Тасмагамбәтов билгеләгәнчә, Казахстан һәм Татарстан халыклары элек-электән бәйле. Астана хәкиме искәрткәнчә, бу елның октябрь аенда Казан белән Астана арасында кардәшлек турындагы меморандумга 10 ел тула. 

"Бүген иртән зур бизнес-форум узды, һәм анда Астанадан гына 100дән артык бизнес оешмалар катнашты, алдан килешү имзаланды, алга таба хезмәттәшлек буенча тәкъдимнәр яңгырады. Татарстан Республикасы – безгә кардәш республика гына түгел, ә партнер да”, - дип ассызыклады ул. 

Шуннан Астана хакиме кыскача шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше һәм гамәлгә ашырыла торган масштаблы проектлары турында хәбәр итте. "Бик җитди проект - "Expo-2017"гә әзерләнү, шәһәр инфраструктура үсеше мәсьәләләрен хәл итә, аэропортны төзекләндерү эше алып барыла, яңа тимер юл вокзалын төзү башланды, ике автопарк, ТРТ системасы (тукталышсыз рельслы трамвай), энергетика комлпексына бәйле бик күп проектлар бар”, - дип билгеләде ул. 

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Казахстан башкаласы Астанада Татарстан көннәрен үткәрүне тәкъдим итүләре өчен рәхмәт белдерде. ТР Президенты ассызыклаганча, Имангали Тасмагамбәтов җитәкчелегендә Казахстан башкаласы елдан-ел матурая бара, ә өч елдан соң биредә узачак EXPO-2017 халыкара күргәзмәсе шәһәр үсешенә яңа этәргеч бирәчәк. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Казахстан җитәкчелегенә хезмәттәшлек итү өчен уңай шартлар булдырулары өчен рәхмәт белдерде.  

"Казахстанның бүгенге көндә динамик рәвештә үсүе бик мөһим, бизнес өчен уңай шартлар булдырылган, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан Республикасына, яңа халыкара шартларны истә тотып, яңа базарлар эзләү әһәмиятле, бу юнәлештә эшне активлаштыруыбыз да бик дөрес булачак”.

Казахстан Республикасы территориясендә, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бик күп Татарстан компанияләре уңышлы эш итә, Татарстан-Казахстан багланышлары “Татанефть” линиясе буенча үсә, шулай ук Казахстан “КАМАЗ” ААҖ продукциясе өчен мөһим чит ил базары булып тора.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Казахстан - Татарстанның алдынгы сәүдә-икъсадый партнеры, сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек принциплары турында ике яклы килешү гамәлдә (1996 елдан); Казанда Казахстанның Генераль консуллыгы ачылды. Татарстан Презинты шулай ук күптән түгел билгеләнгән Татарстан Республикасының Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Тимергалиев Рөстәм Илмир улын тәкъдир итте. 

ТР Президенты сүзләренчә, мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү бик мөһим. “Без Казахстан делегациясе “Казан – төрки дөнья башкаласы” елы ябылу тантанасында һәм “TURKVIZION” халыкара җыр конкурсы финалында катнашыр, дип өметләнәбез”. 

Рөстәм Миңнеханов Астананың бер урамына Казан ханлыгы ханбикәсе Сөембикә исемен бирүне, ә Казанның берәр скверына Астана исемен кушуны тәкъдим итте.

"Борыңгыдан безнең халыклар – казахлар, татарлар - тел, дин ягыннан бик якын. Казахстанда бик күп татар яши, безнең элемтәләрне саклап калу бик мөһим. Казахстанда “Татарстан көннәре” кысаларындагы чаралар программасы күбесенә ошар һәм безнең ватандашларга аралашырга ярдәм итәр”. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International