Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең транспорт министры Игорь Левитин “Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәген төзү” проекты объектларын проектлаштыру тәртибе турындагы Меморандумга кул куйдылар
2009 елның 16 июне, сишәмбе
Бүген Казан Ратушасында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең транспорт министры Игорь Левитин “Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәген төзү (Татарстан Республикасы)” проекты кысаларындагы объектларны проектлаштыру тәртибе турындагы Меморандумга кул куйдылар.
Документка студентларның 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге спорт уеннарын (Универсиаданы) әзерләү һәм үткәрү вакытында Казанның транспорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча уздырылган киңәшмә барышында кул куелды.
Киңәшмәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Сәламләү сүзендә Минтимер Шәймиев 2013 ел Универсиадасына әзерлек вакытында Россиянең Транспорт министрлыгы белән бергә эшләү барышында Казанның 1000 еллыгына әзерләнгәндә алынган тәҗрибә кулланылачагын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренә караганда, әһәмиятлелеге һәм катнашучылар саны буенча 2013 ел җәйге Универсиадасы Сочидагы 2014 ел кышкы Олимпиадасын да узып китәргә мөмкин. Ул шулай ук студентлар ярышлары Татарстан башкаласында Сочида Олимпиада үткәрүгә бер ел кала узачагын һәм безгә үрнәк күрсәтергә, нәрсәгә сәләтле булуыбызны белдерергә кирәклеген искәртте. “Татарстан алдында 2013 ел Универсиадасын бик шәп үткәрү бурычы тора”, - диде Минтимер Шәймиев. Спорт объектларының бер өлеше төзелгән инде, һәм хәл итәсе проблемаларның берсе – транспорт.
Россиянең транспорт министры Игорь Левитин сәламләү сүзендә Универсиада-2013 кә әзерлек вакытында транспорт инфраструктурасы яңа технологияләр, заманча юл өслеге белән аерылып торырга тиешлеген әйтеп китте.
Казандагы инде төзелеп беткән объектлар һәм эшлисе эшләр турында шәһәр мэры Илсур Метшин сөйләде. Ул, аерым алганда, Казанга кадәр узачак чираттагы Универсиадада катнашучыларны (2011 ел) Кытайның Шеньжень шәһәре кабул итәчәген һәм Татарстан башкаласына заманча югары стандартларга туры килергә кирәклеген искәртте. Якынча фаразлауларга караганда, 2013 елда Казан дөньяның 170 иленнән килгән 12 мең спортчыны, 1,5 мең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен һәм якынча 100 мең туристны (якын һәм ерак чит илләрдән) кабул итәчәк.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, кунакларны каршы алу һәм аларны йөртү өчен, һава, елга, тимер юл һәм автоюллар транспорты кулланылачак. Транспорт инфраструктурасының күп кенә объектларын төзекләндерергә кирәк.
Аерым алганда, “Казан” халыкара аэропортын төзекләндерү өчен, 10 млрд. сумнан артык инвестиция кертеләчәк (инвестор хисабына).
Елга вокзалын төзекләндерү йөзмә кунакханәләрне кабул итү өчен кирәк. Алардан ярышларда катнашучылар һәм килгән кунакларны урнаштыру өчен файдаланырга уйлыйлар.
Шулай ук тимер юл вокзалы һәм “Казан” халыкара аэропортын аерым тармак белән тоташтыру күздә тотыла.
“Гомумән алганда, 2013 ел Универсиадасына Казанда 270 км автомобиль юлы, 37 транспорт юлы киселеше, 2 юл үткәргече, 5 автомобиль юлы күпере төзергә кирәк. Метрополитен төзүне дә дәвам итү (беренче линияне тәмамлау өчен 5 метро станциясе төзергә кирәк), шәһәр автотранспорты челтәрен киңәйтү зарур”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Территориаль үсеш һәм транспорт инфраструктурасы фәнни-тикшеренү һәм проект институтының генераль директор урынбасары Минина бүгенге көнгә һәм киләчәктә 2013 елга Казан автоюлларының тыгызлыгы турында статистик мәгълүматлар китерде.
Игорь Левитин “Казан” аэропортын якындагы метрополитен станциясе белән тоташтыру мөмкинлеген дә карарга тәкъдим итте. Ул мондый проект өчен инвесторлар барлыгын әйтте. Моннан тыш, Россиянең Транспорт министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, яңа юллар һәм юл киселешләрен төзекләндерү һәм төзү вакытында ук парковкалар яки шәхси автотранспорт хуҗалары өчен билгеләнгән махсус тукталышларга урын калдыруны күздә тотып эш итәргә кирәк.
Горький тимер юлы – “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы башлыгы Сергей Козырев тимер юл транспортының торышы турындагы доклад һәм 2013 ел Универсиадасына тәкъдимнәр белән чыгыш ясады. Ул шулай ук интермодаль йөк ташу һәм пассажирлар йөртү, Казан үзәген (тимер юл вокзалы) “Казан” халыкара аэропорты белән тоташтыру проектын үстерү файдасына сөйләде.
Моның өчен рельслы автобуслар йөри алырлык 26 км озынлыгындагы юл кирәк. Якынча 2,5 млрд. сум күләмендәге инвестицияләр кирәк булачак, проект 5-6 елда үз бәясен чыгарырга тиеш.
“Казан” халыкара аэропортын төзекләндерү проекты турында “Bulgaria Aviation” компаниясенең коммерция директоры Пламен Атанасов сөйләде.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Казанның транспорт инфраструктурасын үстерү өлкәсендә иң беренче чиратта гамәлгә ашырылырга тиешле бурычларны билгеләргә тәкъдим итте.
Россиянең транспорт министры Игорь Левитин, үз чиратында, 2013 елда Казанда узачак Универсиадага әзерләнү вакытында транспорт мәсьәләсендә барлыкка килгән сорауларның Универсиаданы оештыру комитеты утырышында да каралачагын хәбәр итте. Анда теге яисә бу проект буенча катгый карарга килү күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз