Республика җитәкчеләре Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне акциясенә кушылдылар

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Илдар Халиков бүген Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне акциясенә кушылдылар. Татарстан Республикасы Президенты эшкә – велосипедта, ә Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы җәяү килде.


1973 елдан алып ел саен уздырыла торган Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне җәяү һәм велосипедта йөрүне,җәмәгать транспортын куллануны, шулай ук җәяү барырлык эш урынын һәм ял итү урынын сайлау бергәлеген үстерүне пропагандалый. Бу акция бөтен кешегә ягулык куллана торган транспорт чараларыннна бер көнгә генә булса да баш тартуны тәкъдим итә.


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортына велосипедта килеп җиткәч, бернинди акцияләргә карамастан, еш кына эшкә килүен шулай әйтте. «Бу сәламәтлек өчен бик файдалы, барысына да тәкъдим итәм», - дип белдерде Р. Миңнеханов.


Бөтендөнья автомобильсез йөрү көненә кушылу теләкләре булуны республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре дә белдерде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген эшкә велосипедта килергә җыена, ә Казан мэры Илсур Метшин 22 сентябрь көнне гадәттәгечә эшкә метрода киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International