Казанда ачылган "Хәрәкәттә" Coca-Cola паркында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Аны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин озата йөрделәр.
“Coca-Cola Hellenic” генераль директоры Стефанос Вафеидис Рөстәм Миңнехановка парк турында сөйләде. Беренче мәртәбә бу күчмә парк Олимпия уеннары вакытында Сочида ачылган. Ә Казан 4 еллык турненың беренче шәһәре булды, парк Россия иң эре шәһәрләренең күбесендә булачак.
Паркның ачык мәйданчыгында Татарстан Президенты актив спорт уенннарын уйнаучы яшь казанлылар белән аралашты, алар белән фотога төште.
Парк ике павильоннан тора. Coca-Cola тарихына багышланган беренче павильонда Рөстәм Миңнехановка кыскача компания үсеше һәм аның спортка ярдәме турында сөйләделәр. Биредә Казандагы Универсиада һәм Сочидагы Олимпиадага багышланган экспонатлар бар, аерым алганда, ут эстафетасы факелы.
Икенче павильонда Олимпия уеннары чемпионы Алексей Немов өйдә ничек спорт белән шөгыльләнергә кирәк икәне турындагы интерактив экспозиция белән таныштырды. Биредә йөгерүне, тимераякта, чаңгыда йөрүне, йөзүне имитацияләүче тренажерларны күрсәттеләр.
“Хәрәкәттә” паркы Казанда 28 сентябрьгә хәтле эшлиячәк. Паркка керү – түләүсез.