Илдар Халиков Чистай районы башкарма комитетының яңа башлыгын тәкъдим итте
2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Бүген Чистай муниципаль районы Советының чираттан тыш 38 нче утырышы узды, анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашы. Сессиядә депутатлар муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәҗанов һәм башкарма комитет җитәкчесе Марат Гобәевның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу мәсьәләсен карадылар.
Чистай муниципаль районы Советы һәм Чистай шәһәре Советы депутатлары Илдүс Әхмәтҗановның вәкаләтләрен туктатты, чөнки ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды.
Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп ТР Хайваннар дөньясын саклау һәм алардан файдалану идарәсенең элеккеге башлыгы Дмитрий Иванов билгеләнде. Илдар Халиков депутатларга Дмитрий Ивановка, муниципаль берәмлек башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы вәкаләтләрен тапшыру өчен, тавыш бирергә тәкъдим итте.
Депутатлар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дмитрий Ивановка район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы вәкаләтләрен бирү турындагы карарын бертавыштан хупладылар. Муниципаль район башкарма комитетының элекке җитәкчесе үз вазифаларыннан үз теләге белән китте.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.