Казанда дөньякүләм хоккей йолдызлары һәм «Ак Барс» ветераннары бозда көч сынаштылар

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе

Бүген Казанда Спорт сарае бозында «Хоккей легендалары» хәйрия матчы узды, «Дөньякүләм хоккей йолдызлары» командасына каршы «Хоккей ветераннары» командасы чыкты. Соңгысы составында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.

Казанга хәйрия матчында катнашу өчен, Россия һәм чит ил хоккееның Скотт Макферсон, Андрей Коваленко, Алексей Яшин кебек йолдызлары килде. «Хоккей ветераннары» составында Казан «Ак барс»ының элеккеге уенчылары, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар чыкты.

Матч башланыр алдыннан тамашачылар һәм хоккейчыларга канадалы легендар хоккей йолдызы Фил Эспозитоның видео-мөрәҗәгате күрсәтелде, ул бу юлы Казанга килә алмаган, әмма алга таба Татарстан башкаласына килергә мөмкинлеге булачагына ышануын белдерде.

5:5 тигез исәп белән ярыш тәмамлангач, матчтан соң штрафлы капкага бәрүләр ярдәмендә җиңүче билгеләнде, «Дөньякүләм хоккей йолдызлары» көчлерәк булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International