Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы - «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Соложенкин белән очрашты. Очрашу «Алабуга» МИЗда «Кастамону Энтегре» заводын ачыр алдыннан узды.
Сергей Соложенкинны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның Куйбышев тимер юлы белән эшлекле мөнәсәбәтләре электән үк килә. «Бу – безнең иң якын партнерларыбызның берсе, бу – безнең инфраструктурабыз өлеше, без аннан башка үзебезне күз алдына да китерә алмыйбыз», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда Куйбышев тимер юлы 2014 елның 8 ае эчендә 9,8 млн. тонна йөк ташыган, үткән ел белән чагыштырганда үсеш – 4,6%. «Минем уйлавымча, бу динамика дәвам итәргә тиеш», - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, йөк әйләнеше ТАНЕКОда җитештерү арту белән, шулай ук Кама сәнәгать кластерында яңа масштаблы проектларны гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә үсә барачак. Рөстәм Миңнеханов Сергей Соложенкинга, шул исәптән «Алабуга» МИЗда, яңа җитештерүләр булдыру планнары турында сөйләде. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бүген ачылган «Кастамону Энтегре» заводына гына да ел саен 700 мең тонна чимал кирәк булачак.
«Моннан тыш, «Россия тимер юллары», безгә йөк ташуны тәэмин итү белән бергә, бүген безнең сәнәгать продукциясен кулланучылырның иң эреләреннән санала, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Быел гына да ул 1,2 млрд. сум тәшкил итте, ә үткән ел «РЖД» ААҖ бездән 3,5 млрд. сумлык продукция сатып алган.
Очрашуда катнашучылар Татарстан белән Куйбышев тимер юлы арасындагы хезмәттәшлек, Татарстан Республикасында тимер юл транспорты инфраструктурасын үстерү һәм модернизацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.