Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чехия Республикасына килде

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Прага (Чехия Республикасы) шәһәренә килде.

Вацлав Гавел исемендәге халыкара аэропортта Татарстан Республикасы Президентын Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек, Россиянең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сергей Киселев, Россиянең Чехиядәге Сәүдә вәкиле Сергей Ступарь, шулай ук Татарстан Республикасының Чехиядәге вәкиле Зөфәр Габделгалиев каршы алды.

Рөстәм Миңнехановның Чехиядә булу программасында регионның эшлекле даирәләре белән сөйләшүләр уздыру, «Technology Innovation Transfer Chamber» һәм «INTEMAC» фәнни-тикшеренү үзәкләрендә булу, «TOS KURIM» производствосын карап чыгу каралган. Шулай ук кайбер рәсми затлар белән очрашу планлаштырылган, шулардан: Чехия Республикасы Парламенты депутатлары Палатасы Рәисе Ян Гамачек, Чехия Сәнәгать һәм сәүдә министры Ян Младек, Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек.

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән очрашуы көтелә.

Татарстан Республикасы Президентын бу сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев һәм башка рәсми затлар озата йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International