Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Прагага эш визиты кысаларында Чехия Республикасы Парламентының Депутатлар палатасы Рәисе Ян Гамачек белән очрашты.
Очрашу Чехия Республикасы парламенты бинасында узды.
Рөстәм Миңнеханов Гамачек әфәнде белән визитының беренче көненнән тәэсирләре белән уртаклашты. «Бүген без Чехия Президенты белән очраштык, эшлекле даирәләр белән түгәрәк өстәлдә катнаштык, алда әле Көньяк Моравия крае буенча зур програма. Ышанам ки, безнең визит Россия белән Чехия арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек үсешенә өстәмә этәргеч булачак», - дип белдерде Татарстан Президенты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Депутатлар палатасы Рәисенә Россиянең сәнәгать һәм инвестицияләр өлкәсендә алдынгы регионнарының берсе булган, формалашып килүче Евразия икътисадый берлеге территориясендә интеграция процессларында актив катнашучы Татарстанның икътисадый потенциалы турында хәбәр итте.
Безнең республика Чехия инвесторларын җәлеп итәргә тели, аларга төрле юнәлешләрдә хезмәттәлек ачык. Шул исәптән, Татарстан Президенты сүзләренчә, без туризм, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү, парламентарийлар дәрәҗәсендә элемтәләр урнаштыру яклы.
Гамачек әфәндене уртак проектларга бөтен яктан ярдәм итәргә әзер булуда ышандырып, Рөстәм Миңнеханов аны Россия Федерациясенә эш визиты кысаларында Татарстан Республикасына килергә чакырды.