Татарстан Республикасы белән Көньяк Моравия крае арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланган

2014 елның 26 сентябре, җомга

Бүген Татарстан делегациясенең Чехия Республикасына эш визиты кысаларында Брно шәһәрендә Татарстан Республикасы белән Көнья Моравия крае арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.

Документ сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек итүне билгели. Имзаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек куйдылар.

Чара Көньяк Моравия краеның Администрациясе бинасында (Брно ш., Чехия Республикасы) Татарстан делегациясенең край җитәкчелеге белән очрашу кысаларында узды.

Гашек әфәнде очрашуда ассызыклаганча, Татарстан Көньяк Моравия өчен бик күп өлкәләрдә үрнәк булып тора. Авыл хуҗалыгы крае була торып, әлеге регион, Татарстан кебек, югары белемле кадрларга нигезләнгән икътисад үсешенә юнәлгән.

Фән, инновацияләрне эшләү һәм кертү – Килешүне имзалаганнан соң, тагын да көчәя торган багланышлар өлкәсе ул.

Рөстәм Миңнеханов Гейтманга Көньяк Моравиягә килү һәм алга таба багланышларны дәвам итү теләген документта беркетү мөмкинлеге өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

«Без Көньяк Моравия крае белән багланышларны фән һәм мәгариф, бизнес үсеше өлкәсендә, уртак предприятиеләр булдыруда, инновацион технологияләрне кертү өлкәләрендә киңәйтү яклы», - дип әйтте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан һәм Чехия предприятиеләренең җиңел сәнәгать, җиһазлар һәм машина төзелеше кластерында, заманча технологияләр, мәгариф һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек итү потенциалы бик зур. «Имзаланучы Килешү безнең регионнарның конкурентлыкка сәләтлеген үстерәчәк, безнең бизнес даирәләрнең багланышларын үстерүгә, Россия-Чехия мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк», - дип ышанып әйтте Татарстан Президенты.

Соңрак Көньяк Моравия крае Гейтманы Чехия массакүләм мәгълүмат чаралары белән әңгәмәсендә раслаганча, Россия Федерациясе, аерым алганда, Татарстан Республикасы – Чехия өчен ышанычлы һәм перспектив партнер. Россия һәм Евросоюз арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр Татарстан белән Көньяк Моравия арасындагы региональ дуслыкка берничек тә тәэсир итми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International